18 гаилә  "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!" бәйрәмендә катнашты

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

 

Шимбә  көнне,  15  декабрьдә, 1 нче спорт комплексында җылы һәм өйдәгечә ямьле иде.

 Әлеге чара кысаларында гаилә командалары үзләрен төрле спорт сынауларында күрсәттеләр. Балалар һәм өлкәннәр  күңелле эстафеталарда рәхәтләнеп катнаштылар һәм ГТО комплексы элементларын тапшырдылар. Һәр  сынауда гаиләләргә баллар исәпләнде.  Ярыш нәтиҗәләре буенча өченче урынны - Кыркүл мәктәбеннән Гариповлар, икенче урынны бистәнең өченче мәктәбеннән Федоровлар алды. Ә  Юеш Көрнәле авылыннан Абдуллиннар гаиләсе  җиңүче булды. Катнашучыларның барысы да  татлы призлар, әйбәт кәеф һәм күңел күтәренкелеге алды. Ярыш нәтиҗәләре  предприятиеләр һәм оешмалар арасында булачак Спартакиадага исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International