9-16 декабрьдә Омск шәһәренең «Авангард» спорт компексында бадминтон буенча Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда 17 дән артык төбәктән: Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан , Башкортостан Республикасыннан, Казаннан, Архангельскидан, Саратовтан, Самарадан, Владивостоктан, Пермь краеннан, Түбән Новгородтан, Новосибирскидан, Омскидан, Екатеринбургтан, Камышловтан, Ставраполь краеннан, Калугадан, Воронеждан иң көчле спортчылар катнашты.
Татарстан җыелма командасы Россия беренчелегеннән ике өченче урын белән кайтты: шәхси турнирда Волков Степан һәм Хәйретдинов Илмир, бик яхшы уйнауларын күрсәтеп, ир-атлар парлы разрядында бронза медаль алдылар.