14 декабрьдә Казанда “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсенең Татарстандагы координация советының гомуми җыелышы булды. Утырыш кысаларында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутатлар фракцияләренең эшен иң яхшы оештыруга “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең I республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста республика районнарының вәкаләтле органнарында 32 депутатлар фракциясе катнашты.
Алексеевск район Советы депутатлар фракциясе конкурс лауреаты булды.
Көн тәртибендә шулай ук республика координация советы составына үзгәрешләр кертү һәм җитәкче органнарны яңадан сайлау турындагы мәсьәләләр торды.
Юрий Иванович Тюкарев – Алексеевск районы Советында фракция җитәкчесе, республика координация советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды.