Алексеевск районының финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек булды. Мактаулы исем финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлар һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен бирелә.
Бүген финанс эшчәнлегенә йомгаклар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышында 2018 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2019 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары буенча ясала.
Күләмле чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - Россия Федерациясе финанс министры Антон Германович Силуанов катнашты.