Узган атнада Алексеевск районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

 

 

 Алексеевск районында район башлыгының тантаналы кабул итүе  булды.

 Кабул итүдә авыл хуҗалыгы елына йомгак ясалды. Ә иң яхшы комбайнчыларны, механизаторларны, машина йөртүчеләрне, сыер савучыларны һәм авыл хуҗалыгының башка белгечләрен район башлыгы Сергей Демидов,  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин бүләкләде.

 Район  башлыгы  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм шушы җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Шулай ук җыелучыларны хуҗалык җитәкчеләре дә котлады.

“Һөнәре буенча иң яхшылар” номинациясендә  бүләкләнделәр:

 

Садыйков Ильяс Хаҗип улы –«Алга»  колхозының иң яхшы механизаторы;  Зайцев Петр Иванович – Алексеевскиның «Хузангай» халык предприятиесенең иң яхшы  комбайнчысы;  Вәлиев Фердинант Абдулла улы - «Алга» колхозының иң яхшы  машина йөртүчесе;  Тюкарёва Елена Александровна  -  «Родина»  колхозының  иң яхшы сыер савучысы ;  Беспалова Марина Павловна  - «Лебяжье» Мега фермасының иң яхшы бозау караучысы ;  Варламов Виктор Ильич - Хәмитов КФХның мөгезле эре  терлекләр симертү буенча иң яхшы операторы

“Алдынгы сыер савучылар” номинациясендә иң  яхшылар исемнәре:

Амелина Надежда Николаевна, Коновалова Венера Мөдәррис кызы, Сафина  Равия Тәбрис кызы, Хомякова Ольга Леонидовна.

 «Алдынгы бозау караучылар» номинациясе:

Ферафонтова Наталья Михайловна, Черникова Наталья Викторовна, Хисмәтуллина Гөлфия Габбас кызы.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән  бүләкләнделәр:

 

Никашова Раиса Яковлевна – машина белән саву операторы; Гыйматдинова Татьяна Валерьевна – машина белән саву  операторы; Натфуллина Мария Алексеевна – машина белән саву операторы;  Гатина Гөлсирә Мәсхүт кызы  – машина белән саву операторы;  Фәттахова Наҗия Абдуллаҗан кызы –смена начальнигы.

Район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар:  Гыймранов Николай Шәрип улы –механизатор;  Леонов Евгений Геннадьевич –бригадир; Кузнецова Елена Ивановна –өлкән икътисадчы;  Морозов Динар Марс улы –механизатор; Әхмәтҗанов Рафаил Хафиз улы – эретеп ябыштыручы; Шәфигуллин Илнур Шакирҗан улы  –тракторчы;  Вилданов Альберт  Якуб улы –сөт  ташу машинасын йөртүче;  Ботаева Галина Валентиновна –лимонад цехы мастеры.

Район башлыгының Мактау хатларын алдылар:

 Гыймадиев Илшат Илдус улы –механизатор; Ионов Алексей Сергеевич –  смена начальнигы; Сәләхов Рөстәм Нурулла улы – авыл хуҗалыгы производствосы ветераны;  Микушев Михаил Николаевич – авыл хуҗалыгы производствосы ветераны.

2018 елгы уңышны урып-җыюда иң яхшы комбайнчылар:

 Родионов Юрий Иванович, Кирилов Владислав Григорьевич, Тюкарев Владимир Николаевич, Петр Иванович, Ильин Юрий Михайлович, Идрисов Сергей  Таһир улы, Вәлиев Рашат Әмрис улы, Мостафин Ленар Ралиф улы, Левин Валерий Александрович, Васильев Владислав Иванович, Капитонов Евгений Михайлович.

2018 елгы уңышны теземнәргә салуда «Алга»  колхозыннан Садыйков Ильяс Хаҗип улы иң яхшы механизатор булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International