Котыру кебек вируслы авыруның куркынычы турында без бер тапкыр гына язмадык инде. Авыру таралуны һәм кешенең авыруны йоктыру очракларын булдырмаска булышучы төп кагыйдәләрне бастырабыз.
Котыру авыруы - котыру вирусы барлыкка китергән йогышлы чир. Кыргый (бүреләр, төлкеләр, шакаллар, енотсыман этләр, бурсыклар, скунслар, ярканатлар, кимерүчеләр) һәм йорт (этләр, мәчеләр) хайваннары төп чир йоктыру чыганагы булып тора.
Кешеләрдә котыру билгеләре барлыкка килү котылгысыз үлемгә китерә. Котыру билгеләре барлыкка килгәннән соң терелү очраклары бик сирәк.
Күп һәм тирән тешләүләр, шулай ук баш, бит, муен, кулларның төрле җәрәхәтләнүләре катлаулы дип санала.
Вирус тырналган, кыршылган урыннар, ачык яралар һәм авызның, күзләрнең лайлалы тышчалары аша үтеп керә.
Үзләренә табигый булган халәтен үзгәрткән яки саклыгын югалткан, сәбәпсез һөҗүм иткән барлык хайваннарны авыру дип кабул итәргә кирәк.
Авыруны булдырмау хайваннар арасында котыру авыруы белән көрәшүдән: вакцинацияләү, карантин урнаштыру һ.б. гайбарәт.
Шунда ук якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итегез, чөнки котыру авыруыннан вакцинаның уңышы моны никадәр тизрәк эшләвегезгә бәйле.
Котыру авыруы белән нигездә докторга күренмәгәннәр яисә соң мөрәҗәгать иткәннәр чирли. Янә бер сәбәп - прививкалар вакытында режимны бозу һәм иммунизациянең курсын тәмамларга теләмәү.
Котыру авыруын йоктыруны булдырмау максатында сунарчыларга авыруга каршы профилактик прививкалар курсы алырга, ветеринария лабораториясеннән үтерелгән хайваннарның нәтиҗәләрен алганчыга кадәр аларның тиресен тунау һәм түшкәләрен бүлгәләүдән тыелып торырга тәкъдим ителә. Кыргый хайваннарны ауларга вакцина ясалмаган этләр белән чыгарга ярамый.
Хәтердә тотарга кирәк: котыру авыруы - үлемгә китерә торган куркыныч чир, аны дәвалап булмый, әмма хайван тешләгән, селәгәен буяган очракта, вакытында үткәрелгән дәвалау-профилактика курсы белән авыруны кисәтергә мөмкин.