Бүген татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыра, кулланылган электр энергиясе өчен түләүгә яки яңасын формалаштыруга квитанцияне бастыра алалар. Моңа “Шәхси кабинет” сервисы аркасында мөмкин булды.
“Шәхси кабинет” – кулланучы өчен персональ мәйданчык ул.
“Шәхси кабинет” ничек оештырылган?
“Шәхси кабинет” реаль вакыт режимында бөтен кирәкле мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә, бу кулланучының хезмәт һәм вакытлы чыгымнарын азайта, шулай ук үз файдаланучылары өчен үз шәхси исәп-хисап мәгълүматларын кереп карау, квитанцияләрне бастыру, онлайн квитанцияләрне түләү, исәпләгеч күрсәткечләрен вакытында кертү, “Кире элемтә” бүлегендә компания хезмәткәрләренә кызыксындырган сораулар бирү кебек күп кенә мәгълүматларны белергә ярдәм итә. “Шәхси кабинет”та теркәлү процедурасы гади һәм берничә минутны ала.
Компаниянең http://tatenergosbyt.ru рәсми сайтын ачыгыз.
1. “Шәхси кабинет” язуына басыгыз.
2. “Шәхси кабинет”ның тибын сайлап алыгыз: физик һәм юридик затлар өчен.
3. Яңа бит ачыла, анда “Теркәлергә” төймәсенә басарга.
4. Таләп ителә торган барлык мәгълүматларны тутырыгыз, шулай ук тикшерү кодын күрсәтегез.
5. “Пароль алырга” дигән төймәгә басыгыз.
Телефонга яки электрон почтага системада авторлашу өчен пароль киләчәк.
Чиратларда вакытыгызны әрәм итмәгез! Онлайн сервислардан файдаланыгыз!