Яшьләр, шаяннар, кыюлар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

 

Аграр колледжның “Пилигрим” КВН командасы КВН буенча Татарстан чемпионатының супер финалына чыкты.

6 декабрьдә Чистайда КВН буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте кубогына Татарстан Республикасы чемпионаты кысаларында КВН чемпионаты Көньяк лигасының зона уеннары булып узды.

Аграр колледж командасы анда уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны алды. Күп бала өчен бу уен беренчесе иде, чөнки Чистайга команда яңартылган составта китте. КВНның башлангыч мәгълүматларын алар тәҗрибәле уенчылар  Артур Кәримов һәм Игорь Шеин җитәкчелегендә үзләштерәләр.

–       Быел безнең командабыз яңа диярлек, – ди Артур Кәримов. – Без беренче уенда ук җиңеп, суперфиналга чыктык, ул 16 декабрьдә Лаешта узачак. Шуның өстенә командабызда катнашучыбыз Диана Гузюкның бу көнне туган көне иде. Бу әйбәт бүләк булды.

–             Без анда яшәгән өч көндә сценариебезне дүрт тапкыр үзгәрттек, чөнки ул уенны оештыручыларга ошамады. Тиз генә яңа кызыклы хәлләр һәм миниатюралар уйлап чыгарырга туры килде, – дип уртаклашты Игорь Шеин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International