Шәхси йортлар һәм бакча өйләрен теркәү буенча гражданнар сорауларына Татарстан Росреестры җавап бирә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Мәгълүм булганча,  бу елның августында Россия Федерациясенең шәһәр төзү кодексына һәм  шәхси торак һәм бакча өйләре төзү өлкәсендә  кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертелде. Әлеге закон үз көченә керде һәм менә ничә ай инде гамәлгә кертелә. Өстәвенә аның нигезләмәләрен  аңлатуны сорап,  Татартсан Росреестрына гражданнардан күп кенә сораулар килә.

Шул уңайдан без аеруча еш бирелә торганнарыннан мәкаләләр тезмәсе әзерләдек. Татарстанлыларның сорауларына Татарстан Республикасы буенча

   Росреестр Идарәсенең физик затлар күчемсез милкен дәүләт теркәве начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирә

 

 

 

– РФ Шәһәр төзү кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль Закон 4 нче августта үз көченә керү белән бәйле рәвештә, индивидуаль торак төзелеш объектларына һәм бакча йортларына дәүләт кадастр учеты һәм милеккә хокукларны теркәү тәртибе үзгәрде. 

 

 Әмма контроль булмаячак икән, дип иркенәергә ашыкмагыз. Бу үз җир кишәрлегеңдә бернинди документсыз төзеп була, дигән сүз түгел. Хәзер гражданнар, шәхси торак йорт төзер алдыннан, Башкарма хакимият органнары белән дә планнарын уртаклашырга онытмаска тиеш. Төзү нияте булуы турында алдан барып әйтергә (уведомление бирергә) кирәк. Казанда, мәсәлән, ул Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе. Бу документка өстәп, җиргә хокукны дәлилләүче таныклык, тарихи җирлек чикләрендә төзелсә, күчемсез милек объектының тышкы кыяфәтенә сыйфатлама һәм башка берничә документ әзерләнергә тиеш. Белгечләр аңлатканча, бу участокларда милекчеләр закон тарафыннан рөхсәт ителгән объектлар гына төзесен өчен кирәк.

Белдерү кәгазе килгәч, вәкаләтле орган 7 эш көне дәвамында йорт үлчәмнәре рөхсәт ителгән нормаларга җавап бирәме-юкмы – шуны тикшерә. Аннан мөрәҗәгать итүчегә үз җавабын юллый. Әгәр барысы да нормада булса, төзү хыялы белән яшәгән кеше исә, 10 ел эчендә ниятләрен чынга ашырырга хокуклы. 

Төзеп бетердеңме – хәбәр ит!

Төзеп бетергәч, шулай ук, ай дәвамында вәкаләтле органнарга барып шатлыкны уртаклашу зарур.
7 көн дәвамында белгечләр тикшерү үткәреп, төзелгән йортның закон таләпләренә туры килү-килмәве турында бәяләмә әзерли. Әгәр дә төзелгән бинаның таләпләргә туры килүен расласа, әлеге күчемсез милек объектын учетка кую буенча теркәү органнарына электрон рәвештә документларны юллый. Бинаның техник планы, берничә милекченең үз өлешләре турында килешүләр, милеккә хокукны теркәү буенча пошлина түләнү турында реквизитлар күрсәтелергә тиеш.
– Әгәр барысы да дөрес итеп тутырылган икән, без теркәү органына объектны кадастр учетына кую буенча мәгълүмат җибәрәбез. Бүген бу мәсьәләләрдә тулысынча электрон платформа булдыру турында уйлыйбыз. Бу гражданнарның порталга электрон юл белән мөрәҗәгать итә алулары өчен мөһим, диде. 

 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, гражданнарга Росреестрга мөрәҗәгать итү кирәкмәячәк тә, аның урынына моны муниципаль хакимият органнары эшләячәк.

Дачаларында йорт төзүчеләр колагына

Язылган яңалыклар шәхси торак йортлар гына түгел, бакча йортларына да кагыла. Дачаларында бакчачылар элек йортларын рөхсәтсез, хәбәр итми-нитми салган булсалар, хәзер хәбәр итәргә тиеш булачаклар. Ләкин бу очракта торак булып саналмаган йортлар турында сүз бара. 

– 2019 елның мартына кадәр элекке рәсмиләштерү тәртибе кемнәр өчен саклана?

– Әлеге үзгәрешләр шәхси торак йорт төзелешенә рөхсәтне 3 августка кадәр алган гражданнарга кагылмый. Алар өчен хокукларны теркәү тәртибе элеккечә кала. Җир биләмәләрендә яшәү өчен каралган корылмалар өчен дәүләт кадастр учеты һәм хокукларны теркәү 2019 елның 1 мартына кадәр саклана. Ягъни, “бакчачылык һәм дача төзелеше өчен” кулланышка рөхсәт булган җир кишәрлекләрендә яшәү өчен билгеләнешле йортларны, техник планы булганда, кадастр учетына куярга һәм аңа хокукларны теркәргә мөмкин. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны узмый торып, милеккә хокукны теркәү мөмкин булмаячак.

– Бакча участогында төзелгән йортның билгеләнешен ничек аерырга?

Гамәлдәге 66нчы Федераль закон һәм үз көченә керергә әзерләнүче 217нче яңа закон, РФ Шәһәр төзү кодексындагы төшенчәләр буенча, “яшәү өчен булмаган” бакча йорты – ел фасылына карап вакытлыча тору урыны. Ә бакчачылык биләмәсендә яшәү өчен сафка бастырылган йорт анда ел әйләнә яшәү мөмкинлеген күздә тота.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/sh-khsi-yortlar-m-bakcha-yl-re-t-z-ne-terk-d-zg-reshl-r-bar-shtrafka-tarymas-chen-n-rs-ne-bel-kir-k/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International