Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, район газетасына ярдәм итеп, 2019 елның беренче яртыеллыгына язылды.
Моннан тыш, Алексеевск районында «Заря» һәм «Таң» газеталарына муниципалитетның почетлы кешеләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына да подписка рәсмиләштерелде.
Район газетасына язылу – Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кешеләргә менә дигән бүләк һәм газета редакциясенә шактый ярдәм. Язылу кампаниясенең иң кызган чагы. Район басмаларына декабрь азагына кадәр язылырга була. Хәзер подписканы ташламалы бәя – 600 сумга рәсмиләштереп өлгерергә мөмкин. Ләкин бу бердәнбер файда түгел. Альтернатив язылу да акчаны янга калдырырга булышачак, аны безнең редакциягә килеп рәсмиләштерә аласыз. Мондый язылуның бәясе ярты елга нибары 450 сум. Бу очракта язылучылар газетаның яңа чыккан санын редакциягә килеп ала алачаклар. Адрес: Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 6 нчы йорт. Без кире элемтә өчен һәрчак ачык! Үзегезнең яңалыкларызны һәм тәкъдимнәрегезне zariaalex@yandex.ru электрон адресы яки 8(84341)2-57-30 телефоны буенча җибәрегез. Кадерле укучыларыбыз, сезгә район газетасына тугры булганыгыз өчен рәхмәт әйтәбез.