Район башлыгы бәйрәм белән котлый

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

 

Хөрмәтле алексеевскилылар!

 Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәреннән берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Конституция гомер-гомергә нык үскән дәүләтчелекне, гражданлыкны, кешенең демократик хокуклары һәм ирекләрен гәүдәләндерә. Ул Россиянең күп гасырлар буена тупланган тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра, илне тагын да үстерү стратегиясен билгели.

Теләсә кайсы дәрәҗәдәге хакимиятнең асылы халык өчен эшләүдән, кешеләр мәнфәгатен барыннан да өстенрәк куюдан гыйбарәт. Безнең бурыч – демократия һәм гаделлек принципларының тормыш нормасына әйләнүенә, Алексеевск районының һәр кешесе, Россия гражданы буларак, Законның ышанычлы саклавын тоюына, һәр гаиләнең социаль яктан якланганлыгына, алексеевскилылар тормышының яхшырак һәм уңайлырак булуына, һәркемнең үз бистәсе, районы, республикасы, иле өчен горурлануына ирешү.

Уртак иҗади эшебезнең Конституциядә игълан ителгән һәр кешенең – бөек Россия гражданинының хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашырырга булышачагына иманым камил.

Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек, күтәренке кәеф һәм үз көчләрегезгә ышануыгызны телим.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы

Сергей ДЕМИДОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International