“Бердәм Россия” партиясенең XVIII съезды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе XVIII съездының пленар утырышында катнашты, анда делегатлар 2019  елга партиянең бурычларын һәм  эш векторларын билгеләделәр.

 “Бердәм Россия” партиясенең  XVIII съездында Россия Президенты Владимир Путин һәм “Бердәм Россия” партиясе Рәисе,  Россия

Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Съезд  эше кысаларында 2018 елда партия программасын гамәлгә ашыруга багышланган дискуссия мәйданчыклары форматында Үсеш икътисады”, “Тормыш сыйфаты”, “Шәһәр мохите һәм чиста ил”, “Авыл  территорияләрен үстерү” исемле программа форумы  булып узды.

Татарстан делегациясе составында Алексеевск районын Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе “Үзәк микрорайоны”ның башлангыч бүлекчәсе секретаре Елена   Макарихина  тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International