Тәрҗеман – әл-Әнҗерәи нәселе
Нәселем кешеләре бу якларда моннан 3500 еллар элек, ягъни безнең эрага кадәр 1500 нче еллар тирәсендә яши башлаганнар. Бура мәдәнияте кабиләләре, соңрак “имәнкискәлеләр” диеп тә аталып йөртеләләр. X гасыр башында Алмыш хан заманында бөтен кабиләләр дә ислам динен кабул итеп, бердәм Болгар дәүләтенә берләшәләр. Болгар ханлыгының борынгы башкаласы, сәяси, мәдәни, икътисад үзәге Аурупаның иң зур шәһәре - Биләр була...
Нәселебезгә исем бирүче Тәрҗеман бабай 1773 елда Биләрдән ерак булмаган Әлки районы, Әнҗерә (Иске Ямкә, Ямкино) авылында туып-үсә. Казан мәдрәсәсендә белем ала. Мәдинә исемле кыз белән никахлашып, дүрт ул һәм биш кыз тәрбияләп үстерә. Бу балалардан киткән нәселләргә татар дөньясының күренекле шәхесләрен тарату тәкъдир ителгән була. Тәрҗеманның икенче кызы Шәфкыйзадә – балалар язучысы Абдулла Алишның дәү әнисе. Язучы Җәвад Тәрҗеманов та – әлеге нәсел кешесе. Тәрҗеман бабайның оныгы Минһаҗетдин азанчы, ул вакытта бу якларда укымышлы азанчылар булмаганлыктан, Биләр районы Салкын Чишмә (хәзерге Аксубай райны, Түбән Татар Майнасы) авылына имам, мулла-азанчы итеп җибәрелә.
Тәрҗеманнар нәселенең бер тармагы тамыр җибәргән Түбән Майна – Чулман аръягында иң борынгы авыллардан. Биләрдән һәм данлыклы “Хуҗалар тавы”ннан ун чакрым ераклыкта урнашкан бу авылның Казан ханлыгы чорыннан ук мәчете булганы билгеле. Нәселебездә Тәрҗеман бабайдан башлап, сигез буынга кадәр атадан улга мулла-мөгаллимнәр династиясе сузыла. Тәрҗеман бабайның улы Камалетдин мулла, улы Мисбахетдин мулла – азанчы, аның улы Минһаҗетдин – азанчы, аның улы Шәрәфетдин, Шәрәфетдиннең улы Бәдертдин. Шәрәфетдин мулла полковник дәрәҗәсендә, корал йөртергә дә рөхсәтле була. Шәрәфетдиннең улы Бәдертдин 25 ел буе авылның указлы мулласы санала. 1903 елдагы документта Бәдертдин мулла авыл мәктәбенең мөдире булып күрсәтелә. Шәрәфетдин мулланың кече улы Кәшәфетдин дә Думага сайлана, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең шәхси сәркатибе булып тора, указлы мулла булып авылга кайта. Сәяси эшчәнлек алып бара. Авыл Советы рәисе итеп билгеләнә. Илдә барган фетнәләр Тәрҗеманнар нәселенә зур зыян сала. Бәдертдин мулланың мал-мөлкәтен конфискациялиләр. Үзе 1922 елда тиф чиреннән үлеп китә. Нәселнең күп кенә уллары-кызлары, яшәү иреге эзләп, Төркия, Япония, Америка, Кытай, Бохара, Донбасс якларына таралалар.
Бәдертдиннең олы кызы Заһидә авылда яшәп кала. Аның улы Мидхәтнең кызы – минем әнием Алсу. Әнием нәселебездәге күп кенә күренекле кешеләр кебек шигырь, хикәя, повестьлар иҗат итә. 23 ел инде мәктәптә татар теле укыта, районыбызның “Ак калфак” җитәкчесе булып тора. Рус һәм татар телләрендә бастырылган биш китап авторы ул. Газета һәм журналларда да әсәрләре, мәкаләләре һәрдаим бастырылып килә.
Аксубай районы, Түбән Татар Майнасы авылының буыннан-буынга муллалык династиясен ничә гасырлар дәвам иткән атаклы Тәрҗемановлар нәселенең тарихы кыскача гына менә шул. Бу нәселгә караган кешеләр язмышында татар халкының соңгы 200 еллык тарихы чагыла, дип әйтергә мөмкин. Хәзерге вакытта Тәрҗеманилар дөньяның төрле тарафларында гомер итәләр. Аларның барысын да җыеп булса, үзе бер конгресс килеп чыгар иде.
Тәрҗеман-әл-Әнҗерәи нәселе – илем тарихына тирән эз салган, халкыбызга бик күп иманлы, милләтнең йөзен күрсәтерлек шәхесләр: фән галимнәре, профессорлар, шагыйрьләр, докторлар, язучылар, фәнни китап авторлары, доцентлар, химиклар, педагоглар биргән нәсел. Мәгърифәт нурын гасырлардан-гасырларга тапшыручы агар чишмә ул.
Чишмә ага... Аккан су үз юлын таба...
Тамчылардан күл җыелып, инеш ага.
Табигатьне туендыра, агачларга,
Тамырларга яшәү бирә Су, Җир Ана.
Тамырлары тирәнгәрәк китә бара,
Үткән, бүгенге киләчәк үрелә шунда,
Нәсел агачы тамыры тирән булса,
Изге чишмә суларыдай ерак ага.
Нәсел агачымда 15 буын чагыла,
Абдулла Алиш, Тәрҗеманнар каны ага,
Мөгаллимнәр, галимнәр династиясе
Менә кайда чишмә – чын иҗат чишмәсе.
Данлы нәселем – Тәрҗемани - әл - Әнҗерә,
Ата-баба рухы миңа илһам бирә.
Ул-кызлары милләтемне данга төрә,
Ә нәселнең дәвамчысы – мин – Илзирә!
Закирова Илзирә,
1нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9нчы сыйныф укучысы