"Мәңге яраткан туган ягым"

2018 елның 8 декабре, шимбә

Узган якшәмбедә Масловка авыл клубында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Мәңге яраткан туган ягым"  ("Край родной, навек любимый»)   дип аталган смотр-конкурс булып узды.

Конкурс визит карточкасыннан башланды. Аннары Татарстан турында театраль-музыкаль  композиция күрсәтелде. “Сватовство” фольклор йоласын билгеләп үтәсе килде. Клубыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары  бу йоланы нәкъ менә борынгы заманда авылыбызда ничек үткәрелгән булса, шулай итеп күрсәттеләр.  Әле һаман да борынгы әйберләре сакланып калган авылның күп кенә кешеләре аларны клубка  алып килделәр.  Болар – борынгы замандагы кирәк-яраклар, шул заманның кул белән чиккән әйберләре. Алар  барысы да ул заманның атмосферасын чагылдыралар.

Шулай ук Савинск бистәсенең үзешчән сәнгатьтә  катнашучыларын да билгеләп үтәсе килә. Алар исә “Армиягә озату” йоласын күрсәттеләр. Алар бу йоланы һаман да үткәрәләр әле.

Халык көндәлек эшләреннән ял иттеләр, ә өлкәнрәк буын яшь чакларындагы гореф-гадәтләрне искә төшерделәр.

Масловка авылы кешеләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International