Үзенчәлекле балалар өчен үзенчәлекле бәйрәм

2018 елның 8 декабре, шимбә

«Просторный»  торак милекчеләре ширкәте территориясендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Красный восток» авыл мәдәният йортына  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Без бергә” исемле Яңа ел алды бәйрәм чарасы булып узды.

 Бу көнне бала-чага өчен балалар иҗаты үзәге, туристлар станциясе педагоглары һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре  мавыктыргыч иҗади мастер-класс үткәрделәр. Балалар бик тырышып Яңа ел уенчыклары һәм бизәкләр ясадылар. Балалар иҗаты үзәге педагогы  Светлана Гатина җитәкчелегендә «Семицветик» станциясендә  пластик чәнечкеләр ярдәмендә матур открыткалар ясарга өйрәнделәр. “Осталык” станциясендә  малайлар һәм кызлар балалар иҗаты үзәге педагогы  Ольга Романченко белән бергә кулдан Яңа ел уенчыклары ясадылар. Социаль яклау бүлеге хезмәткәре Алена Гордеева “Кышкы кәеф” станциясендә  балаларны  чыршыга эләргә бик матур Яңа ел кар бөртекләре ясарга  өйрәтте. Малайлар өчен туризм һәм спорт ориентациясе буенча мастер-класс үткәрелде. Район яшь туристлар станциясе начальнигы Вячеслав Рыдаевтан һәм тәҗрибәле педагог Морат Хәкимовтан  походлар һәм спорт ориентациясе турында күп  кенә яңа нәрсәләр белделәр.

Чара башланыр алдыннан  бала-чаганы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин сәламләде.  Ул балаларга сәламәтлек теләде һәм, алар һәр көнне  кыенлыкларны җиңеп баручы иң көчле һәм иң батыр кешеләр, дип билгеләп үтте. Бу көнне шулай ук берничә конкурска йомгак ясалды. Юл хәрәкәте инспекторы Илшат Хәсәнов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Ә Алинә Гатина “Минем ватаным – Татарстан” республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

 Чара балаларга шулкадәр ошады ки, алар микрофон янына килеп, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр  һәм шигырьләр укыдылар. Маша Елдашованың чыгышы бигрәк тә тетрәндергеч булды, аңа моннан берничә ел элек “бөтен дөнья белән” кулын дәваларга акча җыелган иде. Аның “Фәрештә” исемле шигырен ничек укуыннан тамашачыларның күзләре яшьләнде. Моннан тыш, балалар «Красный восток» авыл мәдәният йорты директоры  Светлана Некрасова һәм клуб тәрбияләнүчеләре – “Күкчәчәк” ансамбле  җитәкчелегендә туйганчы биеделәр. Әлбәттә инде, һәр бала өенә татлы бүләк белән кайтып китте.

  • Бик әйбәт һәм танып-белү чарасы булды бу. Безгә шундый чаралар җитми. Менә шулай ешрак очрашсак иде, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Маша Елдашованың әнисе Тамара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International