Салым хезмәте хәбәр итә

2018 елның 8 декабре, шимбә

 

2019 елның 1 гыйнварыннан  бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) кулланучы  салым түләүчеләрне өстәлгән хакка салым түләүдән азат  итү турындагы Россия  Федерациясе Салым кодексы нигезләмәсе үз көчен югалта.

Хәзер салым түләүчеләр  үзләренең исәптә тору урынындагы салым органнарына өстәлгән хакка салым буенча салым декларациясен телекоммуникацион элемтә каналлары буенча (ТКС) электрон формада узган салым чорыннан соң килүче айның 25 нче числосыннан да соңга калмыйча тапшырырга тиешләр.

Ләкин бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүчеләр (акциз салына торган товарларны сату фактлары булмаганда) сроксыз нигездә өстәлгән хакка салым түләүдән азат ителүгә хокук ала алалар.  Әгәр ЕСХН кулланыла торган товарлар (эшләр, хезмәтләр)  сатудан салым чорына кадәрге чорда алынган керем суммасы (НДСны исәпкә алмыйча) законда билгеләнгән чик күләменнән артып китмәсә,  салым түләүчеләр НДС түләүдән тулысынча азат ителәләр. Моның өчен  исәпкә алу урыны буенча азат итү  хокукы файдаланыла торган айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча,  раслаучы документлар һәм  белдерү кәгазе китерергә кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International