Ноябрьдә “Борынгы чыганакларга сәяхәт” IX республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. «Борынгы чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда өстенлекле туристлык үзәкләрен үстереп һәм мәдәни мираска бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче конкурс. Әлеге конкурс беренче тапкыр 2010 елда игълан ителде.
Быел бу конкурска барлыгы Татарстанның 27 районыннан 135 гариза килде. Безнең район 10 гариза тәкъдим итте, һәм “Борынгы чыганакларга сәяхәт” IX республика конкурсында безнең конкурсантлар “Иң яхшы видеоэкскурсия бүлеге буенча “ Туризм төрләре буенча иң яхшы маршрут” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
1 нче урын – “ Кама ярлары буенда иске чиркәүләр” видеоэкскурсиясе - Пашагина Анастасия. Җитәкчесе - Г.Ф Вәлиуллина (балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе).
2 нче урын – “Минем кече ватаным буйлап” видеоэкскурсиясе - Тюкарева Ирина. Җитәкчесе - Е. А Тюкарева (Лебедино мәктәбе).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының туризм буенча махсус призын “Вакыйгалы туризм өлкәсендә иң яхшы проект” номинациясендә чуаш халкының “Уяв” милли бәйрәме турындагы эш белән Ильдерякова Кристина алды. Җитәкчесе - О.Н Константинова (Шәмә мәктәбе).