"ФОРПОСТ" КӨМЕШЕ

2018 елның 8 декабре, шимбә

Алексеевск  районының “Форпост” отряды “Җәмәгать тәртибен саклау буенча  иң яхшы яшьләр берләшмәләре үзәге” конкурсында икенче урынны алды.

4 декабрьдә “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә  “Форпост”  хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган  Татарстан Республикасы  яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә булды. “Форпост” үзәге директоры Гордеев Николай Михайлович  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Яшьләр сәясәте  өлкәсендәге хезмәтләре өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Алексеевск аграр колледжының студентлар отряды командиры урынбасары Алина Царева  “Татарстан Республикасы  яшьләр хокук саклау хәрәкәтен актив үстергәне өчен” “Форпост”  республика үзәге директорының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Ә Үзәк үзе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең 2018 елда 3 нче категорияле оешмалар арасында  “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау  буенча иң яхшы яшьләр берләшмәләре үзәге” исеменә үткәрелгән  конкурста икенче урынны алды. Якташларыбыз мондый югары бүләккә яшьләр хокук саклау хәрәкәтен  актив төстә үстергәннәре һәм эчке эшләр органнарына ярдәм иткәннәре өчен лаек булдылар.

Районда “Форпост”ның бер студентлар отряды (Алексеевск аграр колледжы  базасында)  һәм 20 мәктәп отряды эшли. Егетләр рсепублика һәм район чараларында җәмәгать  тәртибен саклауда актив катнашалар.  Биләр авылы территориясендә үткәрелә торган “Сәләт” Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучыларның җәмәгать тәртибен саклауны берничә тапкыр тәэмин итүе полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итүнең ачык мисалы булып тора. Үзәк активистлары профилактик чаралар, квестлар, интеллектуаль уеннар, форумнар, фестивальләр һ.б.лар үткәрәләр. Яшьләр хокук саклау хәрәкәте үсәргә һәм җәелергә тиеш, чөнки яшьләр авангарды – илебезнең киләчәге ул. “Форпост” отряды әгъзалары  район хакимиятенә, башкарма комитетына, эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә, прокуратурага, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, мәгариф бүлегенә, 3 нче (Алексеевск) зона эзләү-коткару отрядына, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенә, Алексеевск аграр колледжына бөтен чаралар белән булышканнары һәм куелган бурычларны бергәләп  хәл иткәннәре өчен рәхмәт әйтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International