Алексеевск районы делегациясе республика зона киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Алексеевскилылар Болгар шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Спас районының  Болгар шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү буенча төбәк семинар-киңәшмәсе үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин пленар утырышка  кадәр Спас районы башлыгы Камил Нугаев озатуында җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карады, анда шулай ук  җирле “Кулибин”нар җыйган авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән иде.

Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин  авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрү буенча зона киңәшмәләре көн  үзәгендәге мәсьәләләрне тикшерергә, фикер алышырга, ярдәм итүнең өстәмә механизмнарын эшләргә, шулай ук һәр муниципаль районда һәм җирлектә эшләр торышын анализларга  мөмкинлек бирәләр, дип билгеләп үтте.

 Парламент башлыгы аерым игътибарны  утыз сигез республика программасын гамәлгә ашыруга юнәлтте, аларның зур өлеше авыл кешеләре өчен уңайлы яшәү шартлары тудыруга юнәлдерелгән иде.

 – Әлеге акча салулардан файда булуы, кешеләрнең авылда яшәргә калулары, гражданнарыбызның гомер озынлыгы артуы мөһим. Социаль проектлар нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Шуның белән бергә ярдәм арта. Ләкин бәла шунда: бөтен районнар да моңа бертөсле җитди карамыйлар. Без республика программаларының  һәр авыл җирлеге территориясендә үтәлүен телибез, – дип басым ясап  үтте парламент башлыгы. – Кешеләрне авылда тотып калу, һәр халыкның яхшы традицияләрен һәм  гореф-гадәтләрен  саклау мөһим.  Бергәлекне саклап калмасаң,   бернинди законнар һәм үгет-нәсихәтләр белән генә  халык үзенең үзенчәлеген саклап кала алмый.

Фәрит Мөхәммәтшин, зона семинарлары йомгаклары буенча һәр муниципалитетта  махсус  сессияләр  булып узды, аларда шәхси йортларны  үстерү каралды, дип хәбәр итте. “Аларның район бюджетына нинди өлеш кертүләрен карарга кирәк”, – дип искәртте ул.

 Киңәшмәләрнең нәтиҗәлелеге турында сөйләгәндә парламент башлыгы, мондый тикшерүләрнең ахыргы нәтиҗәсе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча республика законнарын кабул итү булды, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, шәхси ярдәмче худҗалыкларга ярдәм итү буенча теплицалар төзүгә, яшелчә-җиләк-җимеш үсентеләре сатып алуга субсидияләр түләүне күздә тотучы республика законына  төзәтмәләр үз көчләренә керделәр.

 Киңәшмәдә катнашучылар  бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәрен иң күп борчыган көнүзәк мәсьәләләргә кагылып үттеләр. Мәсәлән, шәхси секторда терлекләр санының кимүе күзәтелә. Моңа, парламент башлыгының фикеренчә, Россия территориясенә Беларустьтан коры сөт кертелү аркасында сөткә сатып алу бәяләренең кимүе йогынты ясаган. Республика авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, югалтулар 4,5 миллиард сум тәшкил иткән.

“Сатып алу бәяләре төшүгә үк крестьяннар терлекләр санын киметә башладылар.  Монда бернишләп тә булмый, чөнки алар бер литр сөтнең бәясе 12-14 сум торганда сыер асрауның үзен акламавын беләләр”, – диде Дәүләт Советы Рәисе. Ул хәтта шундый гадәти булмаган хәлдә дә сыерлар санын киметмәгән кешеләргә рәхмәт  әйтте. Әйтергә кирәк, сөтнең сатып алу бәяләрен компенсацияләүгә республика бюджетыннан 800 миллион сум акча юнәлдерелде.

 Катнашучыларга шулай ук сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил  Нугаев та мөрәҗәгать итте. Ул, бүген Спас районын үстерүнең төп юнәлешләре итеп агросәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнесны,  туризмны үстерү билгеләнде, диде.

 – Ярдәмче хуҗалыкларның һәм районның үзмәшгуль кешеләренең  эшчәнлеге төрле, хезмәт юнәлешенә  Болгар музей-тыюлыгы аерым йогынты ясый, бирегә ел саен 600 меңнән артык турист килә, – дип хәбәр итте ул.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча доклад ясады, Ул, дәүләт ярдәме аркасында кайбер районнарда терлекләр санын саклап калырга мөмкин булды, һәр хуҗалыкта диярлек терлек асраучы Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Аксубай һәм Чирмешән районнарында уңай динамика күзәтелә, дип әйтеп  үтте.

 Татарстан – Россиянең  кече формаларга ярдәм итүгә һәм авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрүгә ел саен гаять зур сумма – 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә торган бердәнбер төбәге ул. Шуның өстенә һәр елны фермерларга грант ярдәме күрсәтүгә акча арта бара.

 Марат Әхмәтов  алда торган 2019 елга кайбер планнары белән уртаклашты. Мәсәлән,  “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча субсидияләр  суммасын 3 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр, “Гаилә фермасы” программасы буенча 10 миллион сумнан 30 миллион сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Әле беркайчан да  крестьяннарга шундый акча тәкъдим иткәннәре булмады, – дип басым ясап әйтте ул.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  киңәшмәдә катнашучы район башлыкларыннан  республика программаларын үстерүгә муниципаль дәрәҗәдә дә  чаралар күрүләрен сорады.

 – Бу фермалар төзү, терлекләр, саву аппаратлары сатып алу һ.б.лар. Мамадыш районында уңай мисаллар бар, анда төзелештә  катнашучыларга урман, блоклар, вак таш бүлеп бирелә, Ютазыда  терлекләр санын арттырган җирлекләрдә сөтнең бер литрына район бюджетыннан икешәр сум  субсидия түләнә, Түбән Кама районында быел биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 37 гаиләгә  район бюджеты исәбенә саву аппаратлары бүлеп бирелде, – дип сөйләде ул.

 Утырышта сүз кооперацияне кертүнең актуальлеге турында да чыкты. Быел республикада 50 яңа кооператив төзелде. Төзелгән кече кооперативларга ярдәм итү өчен 5 миллион сумга кадәр  ярдәм күрсәтүне күздә тоткан программа эшләтеп җибәрелде.

 Фәрит Мөхәммәтшин җирлек дәрәҗәсендә зур булмаган кооперативлар төзү кирәклеге турында әйтте:

– Без продукция җыю һәм авылда барлык товар җитештерүчеләргә  ярдәм итүнең бердәм системасын эшләячәкбез, – диде ул.

 Зона киңәшмәсе кысаларында “түгәрәк өстәл”ләр эше оештырылды, аларда кооперацияне үстерү, авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә якын килүне камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук авылны социаль үстерү программаларын гамәлгә ашыру проблемалары тикшерелде.

“Түгәрәк өстәл”ләрдә катнашучылар  кайбер  тәкъдимнәр әйттеләр. Атап әйткәндә, фермерлар  һәр муниципаль районда кооперацияне үстерү программасын  эшләүне, ит һәм сөткә бәяләрне тотрыкландыруны, авылда яшь белгечләр өчен өйләр төзү программасын яңартуны һ.б.ларны сорадылар.

Республиканың ун районы вәкилләрен җыйган Болгарда куст киңәшмәсе шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре белән мондый форматта быел өченче тапкыр булды. Беренче икесе Лаеш һәм Кайбыч районнарында узды. Быел соңгы семинар-киңәшмә Сарман районында булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International