30 ноябрьдә Казанда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә “Бозда һәм суда сак булачакмын” республика рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү булды. Ул балалар өчен зур бәйрәмгә әйләнде.
Районыбыз укучылары ел саен үткәрелә торган чарада актив катнаштылар һәм урта гомумбелем бирү мәктәпләре арасында видеороликлар конкурсының җиңүчеләре булдылар.
Болар – Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Кыямов Рамил, Мирзаев Камил, Мөхәммәтҗанова Айсылу, Ханзаффаров Рөстәм, Шаһмуратов Тимур, Щербаков Никита, Щурихина Виктория. Аларның җитәкчесе – Нәҗметдинова Алсу Мидхәт кызы.
Бу инде оештыручылар өчен алтынчы конкурс. Ул катнашучылар саны һәм жюри хөкеменә чыгарылган видеороликлар буенча иң зурысы булды. Әлеге ведомство хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында куркынычсызлык мәдәнияте елы кысаларында бар нәрсәдә күп кеше катнашачак, дип карар иттеләр һәм катнашучылар, җиңүчеләр өчен зур бәйрәм ясадылар. Тантанага 32 җиңүчене генә түгел, ә бәлки быел үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим иткән бөтен баланы чакырдылар.
– Үзәк мәйданчыгында күргәзмә өчен генә түгел, ә бәлки күрсәтмә маневрлар ясау өчен дә янгын-коткару техникасы куелган иде, – дип сөйли Алсу Нәҗметдинова. – Бер-бер артлы моторлар гөрелдәде һәм алдыбызда, сәхнәдәге артистлар кебек, коткару һәм ярдәм итү эшендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең көндәлек ярдәмчеләре – куәтле автомобильләр “чыгыш ясады”. Анда кызыл төстәге янгын сүндерү автомобиле дә бар иде, аның янына якын ук барып, балалар аның җирлегендә чын янгын сүндерүчеләр белән фоторәсемгә төштеләр. Боларның барысын да балалар үз күзләре белән күрделәр.
Күрсәтмә чыгышлардан соң Юеш Көрнәле мәктәбе укучылары техниканың эченә керделәр һәм Үзәк территориясе буйлап зур гына кар бураннарында җилдәй җилдерделәр, ә суднода һава мендәрендә үзләрен Баш идарәнең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторы чакыруына ашыгучы итеп тоеп, Казансу акваториясенә чыктылар.
Мәйданчыкта көтмәгәндә, сиздермичә генә Кыш Бабайның пәйда булуы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Ул балалар янына аларны җиңүләре белән котлау һәм бозга чыгуның куркынычы турында тагын бер кат исләренә төшерү өчен кар буранына утырып килде. Бина холлында балалар конкурс рәсемнәреннән торган галереяне күрә һәм тәм-томнар белән кайнар чәй эчә алдылар.
Балалар һәм өлкәннәр бәйрәмнән таң калдылар һәм киләсе елда да “Бозда һәм суда сак булачакмын” конкурсында үз көчләрен сынарга сүз бирделәр.