Ата-бабаларыбыз истәлегенә лаеклылар!

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1-2 декабрьдә Алексеевскиның “Йолдыз” һәм Чистайның “Ату” (“Выстрел”) клубларына йөрүчеләр Билгесез солдат көне алдыннан  кышкы хәрби-тарихи походка бардылар.

Походның маршруты Алексеевск районы территориясе буйлап  Базяково, Берёзовая Грива, Лебедино авыллары,   Ивановский бистәсе һәм Городок аша узды. Юлда барганда  походта унике  катнашучы төрле торак пунктларда    Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның һәйкәлләре янына кереп чыкты. Моннан тыш, 1 декабрьдә Лебедино мәктәбендә укучылар һәм авыл кешеләре өчен сугыш чорында Кызыл Армия пехотасының кораллары, сугыш кирәк-яраклары һәм    обмундированиесе турында зур булмаган  интерактив күргәзмә-лекция үткәрелде.

“Йолдыз” хәрби-тарихы клубы җитәкчесе Владислав Осянин Лебедино мәктәбе җитәкчелегенә кичке аш һәм кунып чыгар өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәт әйтә.

 Походтан алган  тәэсирләре белән катнашучыларның берсе Геннадий Савиных уртаклаша:

– Без юлга чыкканда салкынга түзә алмам, дип курыккан идем. Шуңа күрә җылы киендем. Ләкин, ни гаҗәп, йөргәндә җылы, хәтта эссе булды. Күнекмәгәнгә баштан барырга авыр иде, ләкин аннары артка юл юк икәнлеге белән килешкәч, җиңеләйде. Өстәвенә ике чакрым узган саен туктап ял иттек. Юлда барганда, әлбәттә инде, үзебезне сугыш вакытында кар һәм салкын булуга да карамастан, кулларына кораллар тотып барган солдатлар белән чагыштырдык. Бу поход кызык булды һәм миңа ошады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International