Якташларны искә алып

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Якташларны искә алып

Билгесез солдат көнендә район кешеләре сугыштан кайтмаган авылдашларын хөрмәтләп искә алдылар.

Җиңү паркында Билгесез солдат көненә багышланган матәм митингына җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең халкыбызга нәрсә бәрабәренә яулануын искә төшерде. Сугыш елларында унике мең алексеевскилы Ватанны саклауга басты. Аларның яртысы фронттан әйләнеп кайтмады. Моңа кадәр аларның күбесе: алар кайда һәлак булганнар, нинди шартларда, нинди җирдә ятулары турында бернәрсә дә билгеле булмады. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алганнан соң митингта катнашучылар билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Шулай ук Биләрдә дә Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Мәңгелек ут янына почетлы каравыл куелды. Хәтер вахтасында Бөек Ватан сугышы солдатлары формасын кигән “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубы егетләре торды. Биләр мәктәбе директоры урынбасары Елена Михайлова сөйләгәнчә, Мәскәү Кремлендә Билгесез Солдат мемориалы пәйда булу тарихы турында йөзгә якын укучы белде.

– Без шулай ук сугыштан кайтмаган биләрлеләр турында да искә алдык.

Безнең Җиңү паркында чик сакчыларына да һәйкәл бар. Без аларга да тиешле хөрмәт күрсәттек, чөнки кырык бердә дошман безнең чикләребезгә бәреп кергәндә нәкъ менә алар, чик сакчылары, беренчеләрдән булып тигез булмаган сугышны кабул иттеләр. Моны балаларыбызга белергә кирәк, чөнки өйгә кайткач, аларның чарада ишеткәннәре турында, һичшиксез, әти-әниләре, ир һәм кыз туганнары белән уртаклашасылары киләчәк.

 Без куйган розалар һәм веноклар илебезне саклаучыларның үлемсез батырлыгы өчен без әйтә ала торган рәхмәт һәм түләү булсын.

Аларның каберләре Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә, Европада ятып калган. Бу атнада без сугыш батырларын да искә алачакбыз. Мәсәлән, якташыбыз Анатолий Серов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган, ләкин сугышларда җаны кыелган.

Шуңа күрә бүләкләүгә документлар соратып алынды. Мәктәп укучылары белән без аны һәм батырлык күрсәткән башка якташларыбызны искә алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International