Буш урын бар

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Советы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Советы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итә.

Конкурс 2018 елның   26 декабрендә иртәнге 10 да Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт) булачак.

Кандидатлардан документлар 2018 елның 5 декабреннән алып, 2018 елның 24 декабренә (бу көнне дә кертеп) кадәр кабул ителә.Адрес: Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт. Конкурс турында мәгълүматны  эш көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр 2-55-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

 Конкурсны үткәрү шартлары, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән төзелгән килешү проекты Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәрендә “Кадрлар сәясәте” бүлегендә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International