4 декабрьдә иртәнге 9 да Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының Совет мәйданы, 1 нче йортында урнашкан бинада ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигь булмаган балалы гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтү буенча гражданнар кабул ителәчәк. Кабул итү прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре тарафыннан алып барыла.
Белешү өчен телефон: 2-38-19.