СПИДКА КАРШЫ КӨРӘШҮДӘ БЕРДӘМЛЕК

2018 елның 30 ноябре, җомга

1998 елдан алып бөтен дөньяда ел саен билгеләп үткәрелә торган СПИДка каршы көрәш көнендә  кешеләр ВИЧ-инфекция корбаннарын искә алу, шулай ук шушы эпидемия белән көрәштә ирешелгән уңышларны билгеләп үтү һәм аңа чик куярга әзерлекне раслау өчен бергә берләшәләр.

 – Эпидемиягә каршы көрәшү көненең төп мәгънәсе, – дип саный  Алексеевск үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик эш буенча баш табибы урынбасары Айдар Галиев, – шушы куркыныч авыруны булдырмауда мөмкин кадәр күбрәк тырышлык куюдан һәм СПИДның моннан соң да таралуын туктатудан гыйбарәт. Шуның белән һәр кешенең  үзенә дә, башкаларга да әлеге авыруны йоктырудан саклану өчен җаваплы булуын онытырга  ярамый. Бары тик зарарлану юлларын белүгә нигезләнгән профилактик чаралар гына шактый дәрәҗәдә үлемгә алып килүче авырудан саклый алалар. Шуның өстенә, дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эпидемиянең артуын тоткарлауга, ВИЧ-инфекцияле  кешеләрнең  тормыш сыйфатын яхшыртуга дөрес мәгълүмат та булыша. Үз ягымнан шуны әйтә алам, ни кызганыч, соңгы елларда диспансер исәбенә яңадан алынган (2018 ел – 3 кеше) кешеләр саны арта. Бүген районда диспансер исәбендә 38 кеше тора, алар тиешле дәвалауга, аңлауга һәм ярдәмгә мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International