ЮХИДИ акциясе

2018 елның 30 ноябре, җомга

Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 3 декабрьдән 10 ына кадәр “Сизгеррәк бул!” акциясе узачак.

 ЮХИДИ инспекторлары аңлату эше белән районның мәгариф учреждениеләренә барачаклар. Шулай ук торак пунктлардан читтә төнлә киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларсыз баручы җәяүлеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Профилактик эштә ярдәмгә яшь  юл инспекторлары киләчәк. Алар бистә урамнарында акцияләр үткәрәчәкләр, үткән-сүткән кешеләр белән сөйләшәчәкләр һәм белешмәлекләр таратачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International