Районда “Туган Алексеевск бистәсенең гүзәллекләре” исемле фотоконкурс булып узды.
– Конкурста белем бирү учреждениеләре укучылары һәм балалар иҗаты үзәгенә йөрүчеләр катнашты. Иң активлары “Әтәчкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Яшь фотографлар үз эшләрен җибәрделәр, аларда район үзәгенең матур урыннарын һәм бистә тормышы белән бәйләнгән кызыклы мизгелләрне сурәтләгәннәр.
Фотоэшләрнең төрлелеге һәм үзенчәлеге безне таң калдырды. Без конкурста катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез. Конкурс үткәргәннән соң күргәзмә оештырылды, анда беренче мәктәп укучылары барды, – дип конкурска йомгак ясады балалар иҗаты үзәге методисты Юлия Каябордина.