Бүген Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре Миләүшә Хөснетдинова үзенең тормышы турында сөйли.
Гамьсез балачак
Мәктәптә мин “бишле” билгеләренә генә укыдым һәм аны медальгә тәмамладым. Казан университетына химия факультетына укырга кердем, чөнки химия миңа бик ошый иде. Баштарак миңа Казанда бик күңелсез булды, өйгә, авылым урамнарына сагындым, русча юньләп сөйләшә дә белми идем, авыл менталитеты комачаулады, ләкин кеше бөтен нәрсәгә күнегә. Уку миңа ошый иде, өченче курста хәтта Куйбышев исемендәге заводта эшли башдадым. Анда кино-һәм фотопленкалар ясап чыгара иделәр. Баштан цехта эшләдем, аннары лабораториядә, шунган соң ОТК инженеры булып эшли башладым. Уку белән эшләү миңа зур белем һәм осталык бирде, алар миңа бөтен гомерем буена булышты.
Кулларың гына булсын, эш бирерләр
Университетны тәмамлаганнан соң шулай да Казаннан кайтып киттем. Әтием мәктәп директоры иде. Мәктәптә нәкъ менә укытучылар җитмәде, һәм ул миңа авылга укытучы булып кайтырга тәкъдим итте. Мин риза булдым. Мәктәптә химия һәм физика дәресләрен укыттым. Миңа бер сыйныф һәм сәгатьләр бирделәр. Минем педагогик тормышым шулай башланды һәм ул 35 ел (!) дәвам итте. Мәктәптә эшләү миңа ошый иде. Укучыларымны, аларның әти-әниләрен һәм, әлбәттә, хезмәттәшләремне еш искә алам. Безнең нәселдә барысы да укытучылар диярлек бит : Зиннурова Рәисә Гаяз кызы – минем әнием, ул биология һәм химия укытучысы булып 45 ел эшләде. Әтием – Рахманов Нух Фәйзи улы математика һәм физика укытучысы иде. Алар бергә гомер буе Күлбай-Мораса мәктәбендә эшләделәр. Кыз туганым Светлана Нух кызы Бөгелмә мәктәбендә биологиядән укытты. Ләкин ул нибары биш ел гына эшләп өлгерде, чөнки аның гомере фаҗигале төстә өзелде. Калган туганнарым тормышы да тегеләйме-болаймы белем бирү белән бәйләнгән иде. Пенсиягә чыкканнан соң мин нәселебезнең гомуми педагогик стажының 600 елдан артык тәшкил итүен исәпләп чыгардым. Укытучы эше бөтен күңелеңне биреп эшләүне таләп итә, шуңа күрә әти-әнием бары тик үз һөнәрләре белән генә шөгыльләнделәр. Аларның беркайчан да үз хуҗалыклары булмады, алар күп эшләделәр, җәен экскурсияләргә бардылар, үзләренең культура дәрәҗәләрен күтәрделәр. Авылда укытучы зыялылык өлгесе, белемле, әдәпле, модалы киенә һәм, гап-гади генә итеп әйткәндә, акыллы кеше иде. Кешеләр укытучыга төрле мәсьәләләр буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр иде. Укытучы күпләрне ВУЗларга әзерләде. Алар янына документлар рәсмиләштерергә килә иделәр. Минем әти-әнием үз балалары, ягъни безнең өчен дә үрнәк иделәр. Без гаиләдә дүрт бала идек, барыбыз да югары белем алдык. Абыйларым фән кандидатлары булдылар.
Язмышның үз сәерлекләре
- Мин музейда эшләрмен, дип күз алдыма да китерә алмадым. Моннан сигез ел элек пенсиягә чыккач, бу эшне миңа Биләр дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Кутуев Әнәс Габдрахман улы тәкъ
дим итте. Күп уйлаганнан соң мин аның тәкъдимен кабул иттем һәм А.Е.Арбузов музей-йортына экскурсовод булып эшкә килдем. Эшем үземә бик ошый, күп санлы музейга килүчеләребезне бөек галим якташларыбызның ачышлары һәм тормышы, борынгы ягыбыз һәм Бөек Болгар шәһәребезнең тарихы, Изге Чишмәнең риваятьләре турында сөйләүләрем белән кызыксындыра алуымнан канәгатьләнү хисе кичерәм. Бу еллар эчендә кызыклы очрашулар күп булды. Безгә иксез-чиксез илебезнең бөтен якларыннан, чит илләрдән киләләр. Туристлар безнең ягыбыз белән кызыксынганда, сораулар биргәндә арыганлык турында онытасың, сөйләгән саен сөйлисе килеп тора.
Гомер итү урам аша чыгу түгел
- Шатлыгы да, кайгысы да, ачышлар да, югалтулар да булды, ләкин мин үз тормышымнан канәгатьмен. Әти-әниемә кайгы-борчылулар китермәдем, җәмгыять өчен файдалы кеше булдым. Иң зур ярдәм һәрчак гаиләм ягыннан булды. Аллаһы Тәгалә миңа яхшы ир бирде, балалар тормышта үз юлларын таптылар. Зур һәм изге эш эшләдем – Биләрдә мөселманнар җәмгыятен оештыруда канаштым. Шушы мөһим эштә беренче адымнар ясалды, һәм моның белән бик горурланам.
2018 ел минем өчен бик истәлекле булды: мин 70 яшьлек юбилеемне, ирем белән бергә яшәвебезнең юбилеен һәм Биләрдә яшәвемнең 40 еллыгын билгеләп үттем. Моннан соң да тыныч күк астында исән-сау булып, кешеләргә файда китереп яшисе һәм эшлисе килә.
Гомер бик тиз үтә. Мин, үземнең тормыш девизыма тугры калдым һәм ул бушка үтмәгән, дип уйлыйм. Балалар аякка басты. Тирә-ягыбызда оныкларыбыз йөгереп йөри һәм алар үзләренең казанышлары белән сөендерәләр.