Халыкара Әниләр көнендә бөтен районның мәдәният йортлары сәхнәләреннән җирдә иң мөһим кешеләргә – әниләргә ихлас рәхмәт һәм ярату сүзләре яңгырады.
Әниләр көненә багышланган концерт 23 ноябрьдә район мәдәният йортында булды. Артистлар бәйрәм концертын карарга килгән тамашачыларга бик күп матур номерлар бүләк иттеләр. Тәмамланып килүче елда районыбыз тормышына аерым бер өлеш керткән аналарны сәхнәдән сәламләделәр. Алексеевск районы җитәкчелегеннән Земфира Вәлиева, Гүзәл Кәлимуллина, Наталья Кудряшова, Наталья Мортазина һәм Ләйсән Курмаева истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Земфира Вәлиева мәдәният өлкәсендә эшли. Ул - Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортында директор. Вәлиевларның гаилә ансамбле республика конкурсларында катнашып, дипломант исеме ала. Аның җитәкчелегендә авыл мәдәният йорты каршында “Рәйхан чишмәсе” фольклор коллективы эшли. Земфира Ислам кызы “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә ике тапкыр “Ел хатын-кызы” республика смотр-конкурсы дипломанты булды. Вәлиевлар гаиләсе “Минем гаиләм – минем байлыгым” девизы астында яши.
Гүзәл Кәлимуллина Алексеевск үзәк район хастаханәсендә балалар табибәсе булып эшли. Интернеттан файдаланучылар фикеренчә, ул - Татарстанда иң яхшы балалар табибларыннан берсе. 2017 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нәни пациентлар үзләренең доктор апаларын бик яраталар. Ул – ике кыз бала анасы. Кызы Динә вокал белән шөгыльләнә, республика һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты булып тора. Кечкенә кызы Ясминә бии.
Наталья Кудряшова Ромодан мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул – грамоталы, югары квалификацияле белгеч. Наталья Сергеевнаның ике кызы һәм бер улы бар.
Аларның бөтен гаиләсе спорт белән актив шөгыльләнә. Алар ничә тапкыр инде “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” конкурсында җиңеп чыкты. Наталья Сергеевна укырга ярата, буш вакытында үзе дә зур булмаган хикәяләр, шигырьләр яза. Гаиләсе белән бергә иҗат эше конкурсларында катнашты, анда җиңеп чыгып, призлы урыннар алдылар.
Наталья Мортазина Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә бухгалтер булып эшли. Ул – өч бала анасы һәм яратучы хатын. Наталья ире белән балаларының мәнфәгатьләрен хөрмәт итәләр, аларның талантларын үстерәләр, спорт һәм иҗат башлангычларында булышалар. Наталья Юрьевна спорт, атап әйткәндә, йөгерү белән мавыга, ГТО нормаларын тапшырган өчен алтын значокка ия. Ул район чараларында актив катнаша.
Ләйсән Курмаева – күп балалы ана, балалар-яшүсмерләр мәктәбендә эшли. Ләйсән ире белән бергә бер ул һәм ике игезәк кыз тәрбияләп үстерә. Курмаевларның яхшы гаилә традицияләре бар: бу тату гаилә кичләрен бергә зур өстәл янына җыелып, көннәренең ничек үтүе турында фикер алышалар. Курмаевлар гаиләсе – башкалар өчен мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, гаилә бәхете һәм һөнәри уңыш үрнәге.