Шатлык уртаклашып

2018 елның 30 ноябре, җомга

 

Чистай благочиниесендә керәшеннәр мәхәлләсенең гыйбадәт кылу йорты ачылды.

27 ноябрьдә яңа гыйбадәт кылу йортында гыйбадәт кылынды. Эш көне булуга да карамастан, мәхәллә кешеләре яңа бинага бик авырлык белән генә сыйдылар. Гыйбадәт кылуны Чистай епархиясе рухание, шул исәптән Алексеевск благочениесе благочинные протоиерей Павел Чурашов һәм Илья Маташов үткәрде. Гыйбадәт кылу керәшен телендә алып барылды. Түбән Камадан килгән җырчылар догалар укыдылар һәм үзләренең керәшен телендә җырлар җырладылар. Гыйдабәт кылганнан соң әлеге бинаны салуга зур өлеш керткән мәхәллә кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә һавага бер өер күгәрченнәр очырылды. Шуннан соң керәшеннәрнең “Багалмам” фольклор ансамбле концерты булды һәм бәйрәм табыны оештырылды.

Әйтергә кирәк, гыйбадәт йорты мәхәллә кешеләре һәм иганәчеләр акчасына, Алексеевск благочениесе благочинные Павел Чурашовның актив катнашуында төзелде һәм ачылды. Ә беренче гыйбадәттә анда районыбыз диндарлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International