Гражданнарны шәхси кабул итү атналыгы

2018 елның 30 ноябре, җомга

 

Бу атнада алексеевскилылар үз сорауларын гражданнарны кабул итүдә депутатларга бирә алдылар.

“Бердәм Россия”партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 27 кеше мөрәҗәгать итте. Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Алексеевич Демидов кабул итте.

Торак-көнкүреш ихтыяҗлары, матди ярдәм күрсәтү, шулай ук территорияләрне төзекләндерү элеккечә үк иң дулкынландыргыч мәсьәләләр булып калалар. Ләкин федераль масштабтагы сораулар да булды. Мәсәлән, ЗАГС начальнигы Энҗе Сөниева депутатларга аерылышу срогын гариза тапшырган вакыттан алып бер айдан өч айга кадәр арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Энҗе Җәүдәт кызының фикеренчә, бу вакыт ир белән хатынга карар кабул иткәндә уйлап эшләргә ярдәм итәчәк. Гаилә гомер-гомергә какшамас хәзинә булып кала бит.

Ләкин бүгенге көнгә гражданнарны шәхси кабул итү атналыгын үткәрү кысаларында 31 кабул итү булды. Җитмештән артык алексеевскилы үз соравына җавап тапты. Бер генә үтенеч тә җавапсыз калдырылмады: мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе уңай җавап алды. Мәсьәләне хәл итү күп вакыт таләп иткән яки кайбер игътибарга алырлык сәбәпләр аркасында үтенеч кыска срокларда канәгатьләндерелә алмаган урыннарда кешеләр җавап-консультация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International