Татарстан Росреестрында Интернет буенча чираттагы видео кабул итү булды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина skype сервисы аша видео кабул итү үткәрде.

Уртак файдалану җирләре мәсьәләләре өчен  онлайн-консультациягә  Казан бакчачылык  җәмгыятенең  берсенең рәисе мөрәҗәгать итте. Видео кабул итү вакытында гариза бирүчегә  килеп туган катлаулы хәлләрнең барлык нечкәлекләрен аңларга булыштылар.

 

Татарстан Росреестры исегезгә төшерә: теләге  булган һәркем өеннән яки эш урыныннан чыкмыйча гына Идарә җитәкчелеге белән  турыдан-туры элемтәгә керә һәм ведомство эшчәнлеге белән бәйләнгән үзен дулкынландыручы сорауны бирә ала.

Бу хезмәт бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук авыл җирләрендә яшәүчеләр  өчен уңайлы. Аннан да битәр, видео кабул итүгә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән  дә мөрәҗәгать итә алалар.

Кабул итүгә ничек язылырга?

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчелегенә  видеоэлемтә буенча кабул итүгә эләгү өчен алдан ук skype@rosreestr.org  электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.

Татарстан Росреестры белгечләре белән аралашу Skype аша уза, шуңа күрә  сездә әлеге сервис алдан  ук  куелган булырга тиеш. Куйганнан соң  ана теркәлергә, аннары программаны эшләтеп җибәргәннән соң менюның өске юлында “Контакты”  бүлеген, шуннан соң исемлектән “Новый  контакт”  бүлеген сайлап алырга кирәк.

Аннары   ачылган юлда «rosreestr.tatarstan» ны табып, “Найти” төймәсенә басыгыз. Аста    исемлек пәйда булачак, кирәклесен сайлап алып, “Добавить” төймәсенә басарга.

Шуннан соң Татарстан Росреестры белән аралашырга мөмкин булачак,  ул Skype  тәрәзәсенең сул өлешендә  контактларыгызның исемлегендә күренәчәк. Шалтырату өчен кирәкле контактны сайлап алыгыз һәм “Видеозвонок”  төймәсенә басыгыз. Игътибар: видеозвонок өчен компьютерыгызның веб-камера һәм микрофон белән җиһазланган булуы кирәк.

Видео кабул итүгә гариза ничек языла?

 Сез видео кабул итүгә язылу өчен алдан  җибәрә торган гаризада исемегезне, әтиегезнең исемен, фамилиягезне, Skype логинын, телефон номерын (өйнекен яки кәрәзленекен), e-mail (электрон адрес) һәм сез бирергә теләгән сорауны күрсәтергә тиеш буласыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International