Күп балалы ана, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне – Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Матросова Татьяна Игнатьевна юбилее белән котлаулар кабул итә.
Татьяна Игнатьевна Белоруссиянең Заборовье бистәсендә туа. 1947 елда Биләргә бабасы янына кунакка кайта һәм кияүгә чыга. Өч баласы бар. Гомере буена Биләр сельхозтехникасында эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Яхшы күңелле, мәрхәмәтле, тормышны сөючән ханым. Авылдашлары арасында хөрмәт казанды. Татьяна Игнатьевна 1941 елдан 1945 елга кадәр партизан була, Белоруссия урманнарында фашистларга каршы сугыша.
Хәзер ул туганнары белән яши. Алты оныгы һәм 11 оныкчыгы (!) бар. Алдыгызда баш иябез, Татьяна Игнатьевна! Туган көнегез белән Сезне!