Гражданнарны кабул итү кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм район башлыгы Сергей Демидов район кешеләренең мөрәҗәгатьләрен тыңладылар. Сорауларның күпчелеге торак-көнкүреш проблемаларын хәл итүгә багышланган иде. Федераль масштабтагы сораулар да булды. Мәсәлән, ЗАГС начальнигы Энҗе Сөниева депутатларга аерылышу срогын гариза тапшырган вакыттан алып бер айдан өч айга кадәр арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Энҗе Җәүдәт кызының фикеренчә, бу вакыт ир-белән хатынга карар кабул иткәндә уйлап эшләргә ярдәм итәчәк.