Алексеевск бадминтончылары уңышлары

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бадминтон буенча ТР һәвәскәрләр турниры

 

2018 елның 24-25 ноябрендә Казан шәһәрендә  бадминтон буенча һәвәскәрләр турниры тынып калды.

 Анда Татарстан Республикасыннан, Түбән Новгородтан,  Чуашстан Республикасыннан, Самарадан һәм  Мари Иле Республикасыннан 170 тән артык спортчы килде. Татарстан Республикасын Казан, Алексеевск, Саба, Әлмәт, Баулы, Әлки, Балтач районнары спортчылары  тәкъдитм итте.

Алексеевск  районыннан турнирда 10 кеше катнашты.

Ир-атлар парында Кузьмин Петр белән Левин Дмитрий 20 пар арасында 9 нчы урынны алдылар. Беренче әйләнештә аларга бик көчле көндәшләр туры килде, алар шуннан соң финалда уйнадылар. Шул ук төркемдә  Халитов Риналь белән Салюков Евгений  4 нче урынга лаек булдылар.

  Хатын-кызлар бәйгесендә Фионина Ирина белән Кубышкина Мария  унөч команда арасында 9 нчы урынны алдылар. Кузьмина Юлия белән Кубышкина Надежда авыр көрәштә  бер уенда гына бирештеләр, бу аларга 5 нче урынны алырга мөмкинлек бирде.

Катнаш разрядта 20 дән артык пар катнашты. Нәтиҗәләр: Кузьмина Юлия белән Петр иң яхшылар унлыгына керделәр.  Левин Дмитрий белән  Кубышкина Надежда 6 нчы урынга лаек булдылар.

Микстта 1 нче урынны алган Салюков Евгенийны аерым котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International