РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин яңа елда безне нәрсә көтүе турында сөйләде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

1 гыйнвардан нинди өстенлекле илкүләм проектлар пәйда булачак, законнарга нинди үзгәрешләр кертеләчәк – Түбән Кама округыннан  РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин шул хакта сөйләде.

– Авылларда 25 меңләп яңа мәктәп урынын булдыру планлаштырыла. Узган атнада Дәүләт Думасында өченче һәм соңгы укылышта 2019-2021 елларга ил бюджеты  кабул ителде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда якындагы өч елга  ассигнованиеләрнең гомуми күләме 5 триллион 693 миллиард 154 миллион сум тәшкил итәчәк. “Демографияне үстерүгә җитди игътибар биреләчәк – бала тугач, гаиләләргә ярдәм итүгә, ана капиталын индексацияләүгә, әниләрне яңадан укытуга, илдә балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән башка чараларга 1 триллион 588 миллиард 295 миллион сум акча сарыф ителәчәк, – дип басым ясап әйтте Айрат Хәйруллин.

 “Демография” проекты кысаларында шулай ук өч яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында 255 мең өстәмә урын булдыру планлаштырыла.

–Авыл мәктәпләрендә яңа уку урыннары булдыруга зур игътибар биреләчәк. Илдә яңа мәктәпләр төзүгә 2019 ел бюджетында  ике тапкыр диярлек күбрәк – моңа кадәрге еллар белән чагыштырганда 24,5 урынына 43,8 млрд. сум акча каралган.  Дүрт елдан авыл мәктәпләрендә 25 меңләп яңа урын булдыру планлаштырыла. Хәзер иң мөһиме – анда укырлык бала булуда, – дип билгеләп үтте ул.

 Демографик проблема бигрәк тә авыллар территориясендә кискен тора. Якын елларда хәл яхшы якка үзгәрер, дип өметләнәбез. Татарстанда бу юнәлештә уңай эш нәтиҗәләре бар. ТР Президенты аркасында бу елдан авыл хатын-кызларына бер тапкыр пособие бирү кертелде: беренче бала тугач – 50 мең сум һәм өченче балага 100 мең сум. Бу – авылларда яшәүче гаиләләр өчен зур ярдәм. Социаль яклау программасы, әгәр аны бөтен Россия  территориясендә эшләсәләр, җитди ярдәм. Моннан тыш, 2019 елның 1 гыйнварыннан кайбер социаль түләүләр арттырылды: яшь ярымга кадәр балаларны карау буенча түләнә торган айлык пособиеләр, эшсез гражданнарга пособиеләр артачак, ана капиталы индексацияләнәчәк.

Авыл хуҗалыгы:  авыл хуҗалыгы продукциясен читкә чыгару һәм эш урыннары артачак

Авыл хуҗалыгын үстерүнең һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында беренче чиратта ярдәм үсемлекчелеккә күрсәтеләчәк.  Төбәкләрдә аграр эшләр үткәрү өчен ягулыкка субсидия бирү, сөт терлекчелегендә продуктлылыкны күтәрү, аграр секторны модернизацияләүне тизләтү, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы, авыл кооперациясе һәм  фермерларга өстәмә ярдәм дә беренче урында тора.

 

Яңа елда агросәнәгать тармагында дәүләт ярдәме, Айрат Хәйруллин сүзләре буенча, тулаем алганда 300 миллиард сумны узып китә, ягъни 2019 елда авыл хуҗалыгын үстерүгә федераль бюджет чыгымнары 34 проценттан артыкка күтәреләчәк. Бюджетны арттыру  өстенлекле юнәлешләрне үстерү һәм “Авыл территорияләрен үстерү”нең яңартылган дәүләт программасын кертү белән бәйләнгән. Киләсе елда авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны арттыру,  кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эш урыннарын арттыру  беренче дәрәҗәдәге бурычлар булачак, дип әйтеп үтте спикер.

 

 “Авыл территорияләрен үстерү форматы озак  сроклы булачак һәм авыл территорияләрен үстерүгә шактый йогынты ясаячак. Төбәкләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бүлеп бирелә торган акча иң югары дәрәҗәдә файдаланылачак, – дип сүзен тәмамлады Айрат

Хәйруллин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International