Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданнар һәм балалар өчен куркыныч тудыра.
Искә алырга кирәкле факторлар
Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән, бозның калынлыгы 25 процентка кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз - ныклы, ак төстәгесе юкарак, соры яисә саргылт булса, ышанычсыз.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?
Бу очракта кулларны җәеп, ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып, менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә кирәк, чөнки анда боз тикшерелгән.
Әгәр дә Сезнең ярдәм таләп ителсә, нишләргә?
Озын таяк, такта, яисә бау табарга кирәк. Йә булмаса шарф, каеш һәм киемнәрне бергә бәйләргә була. Бозга ятып, шушы әйберләр белән бәлагә таручы ягына шуыша башлагыз. Суга батучы янына җитәргә бер-ике метр калгач, туктарга һәм таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз. Зыян күрүчене коткаргач, җылы урын табып, аның юеш киемнәрен салдырырга, тәнен спирт яисә аракы белән ышкырга, кайнар чәй эчерергә кирәк. Әмма беркайчан да суга батучыга эчәргә аракы бирмәгез. Ул аны үлемгә китерергә мөмкин.
Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта: