Алексеевскилылар өчен файдалы мәгълүмат

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Соңгы вакытта  күп кенә оешмалар барлыкка килде, аларның вәкилләре өйләр һәм фатирларлар буйлап йөреп, электр энергиясен исәпкә алу приборларын алмаштыру хезмәтләрен көчләп тагалар. Андый оешмалар еш кына “Челтәр компаниясе” ААҖ яки  “Татэнергосбыт”АҖ белән бергә эшлибез дигән сылтау табалар һәм  электр челтәрләре белән аваздаш  исемнәр йөртәләр. Чынлыкта исә андый оешмаларның “Челтәр компаниясе” ААҖ яки  “Татэнергосбыт”АҖ белән бернинди дә уртаклыгы юк.

 Еш кына шундый очраклар да була: кайчак исәпкә алу приборларын алмаштырырга да кирәкми, ләкин елгыр эшмәкәрләр алдап-йолдап  кулланучыны ризалашырга мәҗбүр итәләр. Норматив буенча гаять күп акча түләргә туры киләчәге, исәпкә алу приборының төгәллек классы туры килмәү яки  тикшерү арасындагы интервалның срогы чыгу турында куркытулар хутка китә.

 Әгәр тикшерүара интервалның срогы чыга икән һәм аның буенча кулланылган электр энергиясе белән исәп-хисап ясарга ярамаса, “Челтәр компаниясе”ААҖ  вәкилләре мәҗбүри тәртиптә исәпкә алу приборын алмаштыру кирәклеге турында АЛДАН хат калдыралар, аның кайчан тикшерү арасындагы интервал срогы чыгуын язалар һәм кайчан алмаштырырга кирәклеген күрсәтәләр. Өстәвенә кулланучыны шул ук көнне алмаштыруга килешү төзергә һәм кулланучыга исәпләгеч сатарга мәҗбүр итмәячәкләр. Шуның белән бергә  алмаштыру бәясе арзан түгел.

 Күпчелек очракта кешеләргә ышанырга күнеккән һәм мондый алдауны көтмәгән якыннарыбыз, әбиләребез, бабайларыбыз мондый оешмаларның корбанына әйләнәләр. Игътибарлы булыгыз, мөмкин кадәр  күршеләрегезгә консультация бирегез. Әгәр шикләнсәгез яки сорауларыгыз булса, “Челтәр компаниясе” ААҖга яки  “Татэнергосбыт”АҖга шалтыратыгыз. Бу күп вакытны алмаячак, аның каравы артык чыгымнардан котылырга булышачак.

 Шәхси секторда яшәүче бөтен кешегә –  “Челтәр компаниясе” ААҖның тәүлек әйләнәсе эшли торган “кайнар линия” телефонына (8-800-2000-878),  ә фатирларда яшәүче гражданнарга “Татэнергосбыт” АҖ телефонына (8-800-2002-526) шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар бушлай. Бу телефон номерлары электр энергиясен түләү турындагы квитанциядә дә күрсәтелгән.

 Әгәр сез шәхси секторда яшәсәгез, иске исәпкә алу приборыннан пломбаны алу алдыннан, һичшиксез, “Челтәр компаниясе” ААҖ вәкилләрен чакырырга яки аларга хәбәр итәргә кирәк. Шуннан соң гына иске исәпләгечне алырга була.

 Яңа исәпләү приборын энергия кабул итү җайланмалары объектларының балансына караган чигендә урнаштырырга кирәк. Бу чик күбесенчә кулланучының җир кишәрлеге чиге буйлап узса,  җир кишәрлеге чигенә дә куела. Яңа исәпкә алу приборын файдалануга кертү кирәклеге турында аны куйганнан соң өч көннән дә соңга калмыйча “Челтәр компаниясе” ААҖга шалтыратырга кирәк.

 Хөрмәтле кулланучылар, сак булугыз, үзегезне алдарга юл куймагыз.

 

 Дмитрий Коновалов,

Чистай электр челтәрләренең “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы инженеры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International