СӘЛАМӘТЛЕК ЭСТАФЕТАСЫ

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Алексеевскида “Спорт наркотикларга каршы” исемле республика фестивале булып узды.

3 нче Алексеевск урта мәктәбендә  Республика иреклелекне үстерү  үзәге волонтерлары үткәрә торган  спорт бәйгеләрендә катнашу өчен укучылар һәм колледж студентлары җыелды.

Балаларын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов һәм чараны оештыручы Дмитрий Спиридонов сәламләде. Проектның максаты – яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тарту.


 Әлеге чара кысаларында егетләрнең һәм кызларның спортның төрле төрләренә тартылу мөмкинлеге булды. Шулай ук әлеге акция нәтиҗәсендә яшьләр бер-берсе белән таныша алдылар, чөнки ул башланыр алдыннан барлык катнашучыларны да буташтырып, берничә командага бүлделәр.

Әлеге коллективларда алар станцияләргә бардылар, анда үзләрен волейбол, баскетбол, бадминтон, футбол, өстәл теннисы, аэробика һәм спортның башка төрләрендә күрсәтә алдылар. Станцияләрдә балаларның осталыгын Республика иреклелекне үстерү үзәгенең физкультура  укытучылары һәм иреклеләр дә бәяләде. Сынау йомгаклары буенча иң яхшы өч команда истәлекле призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International