Балаларны сөендереп

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Алексеевскида ике балалар мәйданчыгы пәйда булды

“Просторная” торак милекчеләре ширкәте территориясендә әниләр бәйрәмендә грант  акчасына сатып алынган балалар мәйданчыклары  пәйда булды. Аларның берсе – Просторная, икенчесе Есенин урамнарына куелды.

Бу бөтен әниләргә  бәйрәмгә микрорайонның  үзенә күрә бер бүләге булды: хәзер  зур булмаган  балалар шәһәрчегендә бала-чага уйный һәм күңел ача ала.

“Бал корты” балалар бакчасы янындагы мәйданчыкны ачуга балалар күп килде, алар бик рәхәтләнеп шудылар һәм баскычлар буйлап үрмәләделәр.

Балаларны һәм аларның ата-аналарын шушы шатлыклы вакыйга белән Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Александр Харитонов һәм “Просторная” торак милекчеләре ширкәте рәисе Светлана Некрасова котлады. Алар балаларга һәм өлкәннәргә яңа объектларны саклауларын һәм торак милекчеләре ширкәтенең җәмәгать тормышына активрак кушылуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International