ДИНИ ТРАДИЦИЯЛӘР

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Алексеевскиның мөселманнар җәмгыяте Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен – Мәүлид

бәйрәмен билгеләп үтте.

Мәчеткә мәхәллә кешеләре, шулай ук Аксубай, Спас һәм Нурлат районнары хәзрәтләре

җыелды. Килүчеләрне Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков бәйрәм

белән котлады. Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән мөселманнарны Пәйгамбәребезнең

туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров та котлады. Шулай ук Наил

Камил улы мәчетнең актив мәхәллә кешеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын

тапшырды.

Түземлелек, сабырлык, дуслык, толерантлык һәм бер-береңә карата хөрмәт – Татарстан

Республикасында яшәүче халыкларга һәм, атап әйткәндә, мөселманнарга хас сыйфатлар.

Республикада ислам радикалларының активлашуы Татарстан мөселманнары тормышына

Президентыбызның игътибар бирү сәбәпләренең берсе булды. Традицион Исламга кире кайту

без, татарлар өчен, төп бурыч булып тора. Без барыбыз да мөселман гореф-гадәтләренә, шулай

ук республикада яшәүче башка халыклар гореф-гадәтләренә һәм диненә аерым игътибар

бирергә һәм аны якларга тиешбез.

Мондый дини бәйрәмнәрне үткәрү үзеннән-үзе яхшылык алып килә, бүгенге чара – моның ачык мисалы.

Биләрдә фәнни

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International