ДИНИ ТРАДИЦИЯЛӘР

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

ДИНИ ТРАДИЦИЯЛӘР

22 ноябрьдә правослау динендәге кешеләр “Скоропослушница” могҗиза тудыручы Мәрьям Ана

иконасы бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Күпьеллык традиция буенча Алексеевскидан икона урнашкан Кыркүл авылына кадәр тәре йөреше

оештырылды. Иртәнге 5 тә хаҗ кылучылар Алексеевск һәм тирә-як авыллар кешеләре Чиркәү

капкасыннан чыктылар. Алар юл буе догалар укый-укый бардылар. Юлда аларга тәре йөрешендә барырга

теләүче, ләкин бөтен кеше белән чыгарга мөмкинлекләре булмаган башкалар да кушылды. Алар

арасында Балык Бистәсе һәм Казаннан да диндарлар бар иде.

Кыркүллеләр аларны бәйрәм чаң тавышлары белән каршыладылар. Троицк чиркәве гыйбадәтен

үзебезнең һәм башка благочинный клириклары: Кыркүл чиркәве рухание иерей Симеон Махортов,

протоиерей Илия Маташов, протоиерей Павел Андреев, иерей Владислав Яковлев, протоиерей Сергий

Нечипоренколар белән бергә гыйбадәт кылуны благочинный протоиерей Павел Чурашов җитәкләде.

Гыйбадәт кылганнан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре бәйрәм концертына чакырылдылар, анда

якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар һәм моңлы җырлар

җырладылар.

– Бәйрәм атмосферасы бөтен кешене шатлыкка күмде, хаҗ юлын үтүдән беркем дә ару-талуны

сизмәде.

Авыл җирлеге башлыгы Елена Косовага, шулай ук авыл мәдәният йорты һәм авыл Советы хезмәткәрләренә

бәйрәмне оештырулары өчен зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International