Транспорт чараларын инвентарьлаштыру

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

 Район үзәгенең Чиркәү мәйданында  районның бюджет учреждениеләре балансында торучы транспорт чараларын профилактик карау бара. Карау башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы  рәисе Марат Гайсин җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

Карау барышында юл-транспорт фаҗигаләре һәм техниканың ватылуын булдырмый калу максатында транспорт чараларын  файдалану буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International