“Просторная” торак милекчеләре ширкәте территориясендә әниләр бәйрәмендә грант акчасына сатып алынган балалар мәйданчыклары пәйда булды. Аларның берсе – Просторная, икенчесе Есенин урамнарына куелды.
Бу бөтен әниләргә бәйрәмгә микрорайонның үзенә күрә бер бүләге булды: хәзер зур булмаган балалар шәһәрчегендә бала-чага уйный һәм күңел ача ала.
“Бал корты” балалар бакчасы янындагы мәйданчыкны ачуга балалар күп килде, алар бик рәхәтләнеп шудылар һәм баскычлар буйлап үрмәләделәр.
Балаларны һәм аларның ата-аналарын шушы шатлыклы вакыйга белән Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов һәм “Просторая” торак милекчеләре ширкәте рәисе Светлана Некрасова котлады. Алар балаларга һәм өлкәннәргә яңа оъектларны саклауларын һәм торак милекчеләре ширкәтенең җәмәгать тормышына активрак кушылуларын теләделәр.