Референдумнар булды
Тавыш бирүгә старт бирелде
Гражданнарның үзара салымына карата үз фикереңне белдерү өчен алексеевскилылар 18 ноябрьдә иртәнге 7 дән үк сайлау участокларына килә башладылар. Алар гаиләләре белән килеп, туган районнары тормышына үзләренең катнашлары барлыгын күрсәттеләр.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов сайлау комиссияләре эшен бәяләргә иртән иртүк килеп җиткән иде.
Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр
Бу көнне сайлау участокларына әле беренче тапкыр гына тавыш бирүчеләр дә килде һәм беренче тапкыр 100 дән артык алексеевскилы тавыш бирде. Шундыйларның берсе – Артём Атушкин. Бу егет үзенең сайлау участогында нәрсә өчен тавыш бирүен аңлап катнашты:
– Бу – минем гражданлык бурычым. Мин бүген Ватанымның имин киләчәге өчен тавыш бирәм, – дип фикерен уртаклашты Артем. Беренче тапкыр тавыш биргән алексеевскилыларга сайлау участокларында сувенирлар тапшырдылар.
Кешеләр акчаның нәрсәгә сарыф ителгәнлеген беләләр
Кешеләр референдумда актив катнашалар. Мәсәлән, Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев сүзләренә караганда, авыл кешеләре сайлау участокларына бик теләп килгәннәр.
– Бездә кешеләр акчаларының нәрсәгә сарыф ителәчәген беләләр, шуңа күрә үзара салым буенча референдумны бершиксез хупларга әзерләр. Быел һәр авылда юлга вак таш салу планлаштырыла. Лебедино, Новоспасск һәм Березовая Гривада берәр урамга вак таш җәеләчәк. Шулай ук акчаны урамнарны яктыртуга, тракторга, янгын сүндерү машинасына һәм җирлекнең башка ихтыяҗларына хезмәт күрсәтүгә җыябыз.
Авыл референдумы: Әгәр юллар ясасалар, суүткәргечне алмаштырсалар, яхшы булачак!”
Сахаровка авылында җыелган акчаны янгын гидранты куюга, юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга, суэтем башнясы өчен су насосы сатып алуга җибәрергә планлаштыралар.
Өйләрендә тавыш бирделәр:
Референдумда сайлау участогына килә алмаганнар да катнашты. Алар арасында – пенсиягә кадәр педагог булып эшләгән Майя Глебовна Ищенко. Майя Глебовна, үзара салым бистәгә файда китерәчәк, дип саный.
– Мин һәрвакыт шундый инициативаларны яклап чыгам. Бездән җыелган акчага бистә үзгәреп китәчәк. Без бит моны үзебез өчен эшлибез.
Мәгариф ветераны өендә тавыш бирде. Тавыш бирү өчен урна белән аның янына бистәнең өченче мәктәбендә урнашкан сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Шулай ук комиссия әгъзалары Марина Климова белән Нәфис Фәйзуллин өйләреннән чыкмыйча гына тавыш биргән башка сайлаучылар янына да бардылар.
Алексеевск
муниципаль районының
территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә:
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашуга хокуклары турында”гы Федераль законның 70 нче маддәсе, “Җирле референдум турында” Татарстан Республикасы Законының 56 нчы маддәсе, тавыш бирү йомгаклары турында сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче данәләре мәгълүматлары нигезендә Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе гражданнардан үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумны Алексеевск шәһәр җирлегендә, Биләр,
Зур Полянка, Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләрендә булган һәм чын дип санады.
2019 елда гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча карарлар районның барлык 20 җирлегендә дә кабул ителде.