Татарстандаэкроу-счет механизмын файдаланып өлешләп төзүдә катнашу килешүен беренче теркәү булды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстанда  девелопер белән банкның яңа шартларда хезмәттәшлеген эшкәртү буенча пилот проекты кысаларында Унистраның Саклык банкы белән  төзегән проектны финанслау килешүе нигезендә  экроу-счет механизмын файдаланып өлешләп төзүдә катнашу килешүен беренче теркәү булды.

  Казан шәһәре үзәгендә «Арт Сити» торак комплексында күп фатирлы торак өй беренче объект булды.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 1 июленнән  “Төзелештә өлешләп катнашу турында”гы 214-ФЗ Федераль Законга үзгәрешләр үз көченә керде, аның нигезендә  финанслау турыдан-туры  төзүченең өлешчеләрнең акчасын вәкаләтле банкта ачылган махсус счетка гына түгел, экроу-счетлар ярдәмендә дә җәлеп итәрдә мөмкин.

 

 Акчаны мәҗбүри тәртиптә эскроу-счетка тарту механизмы беренче өлешче белән өлешләп катнашу килешүе дәүләт теркәвенә 2019 елның июленнән соң тәкъдим ителгән объектлар өчен кертелә.

 

Юридик затларның күчемсез милкен һәм өлешләп катнашу килешүен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Борһанова аңлатканча,  экроу счетлары – бу өлешләп төзүдә катнашучыларның акчасы ята торган банктагы махсус счетлар. Фатир өлешчесе  төзүче белән яңа төзелештә өлешләп катнашу  килешүе төзи, ләкин, һичшиксез, эскроу-счет турындагы шарт белән. Бу килешү Росреестрда теркәлә. Әлбәттә, төзүченең ул акчаны туздыру мөмкинлеге юк, дип басым ясап әйтә Лилия Борһанова. Сатып алынган фатирлар өчен акчаны төзү ошемалары өйләрне тапшырганнан һәм күп фатирлы өйгә карата милекнең бер генә хокукын булса да дәүләт теркәвеннән соң гына ала алалар.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International