Пенсия реформасы проектын раслау уңаеннан пенсия алды яшендәге гражданин дигән яңа төшенчә барлыкка килде. Хезмәт мөнәсәбәтләрендә нинди үзгәрешләр булачак һәм эш бирүчеләргә нәрсәгә әзерләнергә – без шул хакта сөйләячәкбез
Һәркемнең хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар. Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай ук эшкә алганда сәбәп булып тора алмый.
Барлык эш бирүчеләр (физик һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәтчәннәр белән хезмәт һәм алар белән турыдан-туры бәйләнгән башка мөнәсәбәтләрдә хезмәт турындагы законнарны һәм хезмәт хокукы нормаларын эченә алган башка актлар нигезләмәләрен кулланып эш итәргә тиешләр.
Эшкә алу буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәтчәннәрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылып тормый.
Россия Федерациясенең хезмәт кодексы тарафыннан хезмәт килешүен төзү өчен чик яшь законда билгеләнмәгән.
Пенсия алды яшендә гражданинның үтенечен хезмәт килешүен төзүдә эшлекле сыйфатлары буенча гына кире кагарга була. Пенсия алды яшенә җитү кире кагу өчен сәбәп булып тора алмый.
Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш.
Игътибар: хезмәт килешүен төзүдән баш тарткан өчен судка шикаять бирергә була ( РФ Хезмәт кодексының 64 нче маддәсе).
Хезмәтчәннең эш бирүче тарафыннан эштән азат ителүе бары тик законда билгеләнгән очракларда гына мөмкин.
Хезмәтчәннәрнең, пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрне дә кертеп, хезмәт хокукларын бозган өчен административ җаваплылык каралган.