Алексеевск районының укытучылар династиясе турында язылган мәкаләләр циклын дәвам иттерәбез. Бүген сүз Каплиннар гаиләсе турында барачак.
Чишмә башы
Каплина Лидия Николаевна 1929 елда Алексеевск районында туа. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң суд утырышлары сәркатибе булып халык судына эшкә керә. Яшь кыз өчен бу авыр хезмәт була. Лидия Николаевна Алабугада китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга кереп, укуын дәвам иттерә. Имтихан тапшыра, ләкин конкурстан үтми. Укуга теләге бик көчле була, шуңа күрә техникум завучыннан ярты елга, стипендиясез генә булса да, сынау срогы белән алуын үтенеп сорый. Хезмәт сөючәнлеге һәм уку теләге җиңеп чыга, һәм ул 1952 елда китапханәче дипломы ала. Аны вакытлыча Сахаровкага билгелиләр. Аңа биредә китапханәче һәм клуб мөдире булып кына түгел, ә бәлки озайтылган көн төркемендә педагог булып та эшләргә туры килә. 1955 елда кияүгә чыга. Лидия Николаевна ул вакытка авылда бик хөрмәтле булачак укытучылар - искиткеч әйбәт уллар тәрбияләп үстерә.
Олы улы
Лидия Николаевнаның олы улы Каплин Александр Анатольевич 1956 елда Сахаровка авылында туа. 1963 елда Сахаровка башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына бара, анда дүрт ел укый. Бишенче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр шуннан соңгы укуы Кыр Шунталысы урта мәктәбендә уза, чөнки авылда башка мәктәп булмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 1971 елда дирижерлык-хор бүлегенә музыка-сәнгать училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Кыр Шунталысы урта мәктәбенә җыр укытучысы итеп җибәрелә. 1975 елның ноябрендә армиягә хезмәт итәргә китә. Аннан 1977 елда өлкән сержант званиесендә кайта һәм шул вакыттан бирле Кыр Шунталысы урта мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Ә 2002 елдан Сахаровка мәктәбенә күчә.
Александр Анатольевич бөтен гомерен балаларда музыка дәресләрендә гүзәллек хисе һәм мәктәпкә мәхәббәт тәрбияләүгә, аңа риясыз хезмәт итүгә багышлады. Ул һәрвакыт үз авылы традицияләрен саклауга төгәл мәсләге белән аерылып торды. Эшкә иҗади якын килде, педагогик программа булдырды. Озак еллар музыка укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе булып торды. Бер генә мәктәп һәм авыл чарасы да Александр Анатольевичның катнашыннан башка узмады - ул аккомпаниатор һәм үзешчән сәнгать солисты булды.
Александр Анатольевич күпьеллык хезмәте, педагогик осталыгы өчен лаеклы бәяләнде, ул 1987 елда мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, 1995 елда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, 2005 елда район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, 2016 елда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Каплин Александр Анатольевич 2016 елның 1 ноябреннән лаеклы ялда.
Кече улы
Лидия Николаевнаның икенче улы Каплин Сергей Анатольевич 1960 елның 8 июнендә шул ук авылда туа. 1967 елда Сахаровка башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга бара. Укуын Кыр Шунталысы авылында дәвам иттерә. 1977 елда хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. 1978 елда Совет Армиясе сафларына алына. Демобилизацияләнгәннән соң Сергей Анатольевич “Тельман” совхозына кайта, анда төзелеш бригадасы бригадиры итеп билгеләнә.
1981 елда Сергей Анатольевич Казандагы авыл төзелеше осталары мәктәбенә җибәрелә. 1982 елда аны тәмамлап, туган совхозына кайта, анда прораб булып эшли. Шул ук елда читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы филиалына укырга керә. Анда бер ел укыганнан соң Казан индустриаль-педагогия техникумына күчә, аны 1986 елда тәмамлап, “Производствога өйрәтү остасы” һәм “Техник-төзүче” белгечлекләре алып чыга. 1984 елда Кыр Шунталысы урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. 1985 елда Ульяновск танк училищесында хәрби җыеннарны узып, кече лейтенант званиесе ала. 1987 елда Сахаровка авыл Советы рәисе итеп сайлана, анда 1990 елга кадәр эшләп, хезмәт укытучысы булып яңадан мәктәпкә кайта. 2002 елдан җирле мәктәптә тереклек эшчәнлеге нигезләре һәм технология укытучысы булып эшли.
Сергей Анатольевичның педагогик эшчәнлеге өчен бүләкләре күп. Ул чын Россия офицеры сыйфатларына ия. Кыз һәм ул үстерә. Алар да әтиләре эзеннән китеп, үзләрен педагогикага багышлаганнар.
Оныкасы
Секачкина (Каплина) Ольга Сергеевна. 2000 елда Кыр Шунталысы урта мәктәбен тәмамлый. 2002 елда Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге ала. Уку йортын тәмамлаганнан соң районыбызның Речное авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Кияүгә чыкканнан соң район үзәгендә яши һәм “Әтәчкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Оныгы
Каплин Денис Сергеевич. 2003 елда - Сахаровка мәктәбен, аннары физика-информатика белгечлеге буенча Казан педагогия институтын тәмамлый. 2017 елга кадәр Денис Сергеевич Лаеш районының Столбище мәктәбендә физика укытучысы булып эшли. 2017 елның сентябреннән Казандагы Суворов училищесында физика фәнен укыта. Ул һәм кыз тәрбияли.
Каплиннар гаиләсен принципиальлек, намуслылык кебек сыйфатлар аерып тора. Авылда алар зур хөрмәт казандылар һәм яшь буын өчен үрнәк булып торалар.