Дәүләт Думасы каравына 2019 елга федераль бюджетның шактый кыскартылган проекты керде

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы каравына 2019 елга федераль бюджетның шактый кыскартылган проекты керде. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сөйләгәнчә, аграр комитет федераль бюджеттан ассигнованиеләрне арттыруга йогынты ясый алачагына ышана.

 Хөкүмәт Дәүләт Думасына 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлаштырылган чорына федераль бюджет  проектын кертте. Тәкъдим ителгән документлар пакетыннан 2019 елда авыл хуҗалыгын үстерүнең  дәүләт программасын финанслауга 241,4 млрд. сум салынуы күренә. Бу әлеге елга бюджетта язылганнан 987,5 млн. сумга кимрәк.

 Аңлатма язуында болай диелгән: “ Дәүләт программасын финанс ягыннан тәэмин итү параметрларын үзгәртүгә закон проектын формалаштыруга уртак якын килү йогынты ясады”. Мәсәлән, 2019 елдан Хөкүмәт  авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программаларын гамәлгә ашыруны туктатырга планлаштырды, ә экспортны үстерүгә нибары 583 млн. сум гына каралган, дип хәбәр итә «Агроинвестор».

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елда авыл хуҗалыгын үстерү буенча финанс чараларын 302 млрд. сумга кадәр арттыру кирәклеге турында хәбәр иткән иде. Аграр ведомствоның исәпләүләре буенча  дәүләт программасы күрсәткечләрен үтәүгә, шул исәптән ташламалы кредит, бердәм субсидия бирүне һәм мелиорацияне үстерүне финанслауга  258,3 млрд. сум,  тагын”АПК продукциясен экспортлау” проектына 44 млрд. сум кирәк.

 Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән сайланган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Дәүләт Думасының аграр комитеты   агросәнәгать комплексын үстерүгә бүлеп  бирелгән акча күләме яңадан карап чыгылачагына һәм аңа кирәкле исәпләүләрне күздә тотып, төзәтмәләр кертеләчәгенә өметләнә, диде.

  • Сентябрьдә бездә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән  очрашу булды, анда без министрлыкның барлык исәп-хисаплары турында фикер алыштык. Хәзер консультацияләр бара, аларның нәтиҗәләре буенча төзәтмәләр кертеләчәк, дип исәплим. Бюджет проектын түбәнге палата караганда алар төзәтмә итеп кертеләчәк. Нәтиҗәдә сумма 300-305 миллиард сумга артачак, - дип аңлатты депутат.

 Авыл хуҗалыгын үстерү программасының элегрәк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  тәкъдим иткән яңартылган проекты буенча 2025 елда АПК продукциясен җитештерү 2017 ел дәрәҗәсенә карата 16,3 процентка артырга тиеш, дип билгеләп үтәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International