Районда туфракны төп эшкәртү дәвам итә. 2 октябрьгә Алексеевск районында 500 гектар җир эшкәртелде.
Басуларда 80 берәмлек техника эшли. Егерме комбайнның эше ике сменада оештырылган. Эшләрне үтәү күрсәткече 70 процент тәшкил итә. “Родина” колхозы, “Трио” ЧҖҖ, Хамматвәлиев И.К. крестьян-фермер хуҗалыгы һәм Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгы кебек хуҗалыклар туфракны төп эшкәртүне тулысынча тәмамладылар. “Алга” колхозында һәм “Элита”ЧЧҖда эшләр төгәлләнеп килә. Ике сменада эшләү нәтиҗәсендә “Алексеевск” халык предприятиесендә эш темплары әйбәт. Хезмәтчәннәр өчен өч тапкыр кайнар аш оештырылган, шулай ук сменага коры паек бирелә.
Төньяк, Көньяк, Биләр филиалларына, шулай ук “КШ-Агро” һәм “Алексеевск” халык предприятиесе кебек хуҗалыкларга зур күләмле эшләр башкарасы бар әле.